Предыдущая публикация
Ямле язны каршы алам,
Чәчәкләр белән бергә.
Язгы кояш нурын сибә,
Җылысын биреп җиргә.
Өй алдында ак сирень
Бөркеп чәчәген атты.
Язның җиле исеп йөреп
Чәчәк исен таратты.
Җем-җем килә, күзен ачып,
Чәчәкләр миңа карый.
Яз җилләре сыйпап үтеп
Чәчәкнең таҗын тарый.
Ак сиреннәр арасында,
Утыра бер күк сирень.
Язның яме-чәчәкләрдә
Сиреннәр ачты серен.
Вак-вак кына, ак чәчәкләр-
Бер бәйләмгә бәйләнгән.
Күңелкәем уйнап оча-
Күбәләккә әйләнгән.
Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова.
Оренбург шәһәре
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1