Предыдущая публикация
Көтеп алдык кышның салкынын
Шул салкынның кызу ялкынын.
Ап-ак бәскә урман төренде,
Бик ерактан кояш күренде.
Бөртек бер кар кунды кулыма.
Энҗе карлар ятты юлыма.
Җылы биреп күңел түренә,
Ак карлардан нурлар түгелә.
Матурлыкка карап таң калдым,
Яктылыкка таба юл алдым.
Якты кояш нурын тарады
Кар өстенә нурлар таралды.
Кара болыт килде агылып,
Сугыш керде кышка тагылып.
Кара төтен ятты ак карга,
Әрнү салып канлы ярага...,
Бара сугыш, әле дә бара!
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2022 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев