Беркем белми еллар агышын...
Күчтәнәчләр төяп юлга чыктым...
Авылыма кайтып барышым...
Үр башыннан җәяү төшеп киләм...
Әкрен генә йомшак җил исә...
Мине юатырга тырышадыр,
Назлый-назлый бара янәшә...
Кайтып барам таныш сукмаклардан
Әнкәм моңы чыңлый колакта...
Балачаклар шунда үтеп киткән..
Алар калган бик-бик еракта...
Каеннарым, сылу кызлардай
Тезелеп баскан, сәлам бирәләр...
Исәнмесез, каеннарым минем!
Сагышымны алар да сизәләр...
Туган йортым- туып үскән нигез...
Шундый якын бит ул күңелгә...
Капка ачып керәм, эт тә өрми...
Әнкәй чыкмый каршы алырга...
Өй эченә керәм, әнкәем юк...
Кергәндер, дим, бәлки, күршегә...
Күчтәнәчләремне тезеп куеп
Табын кордым әнкәй кайтуга...
Ярты сәгать үтте, әнкәем юк...
Тынычландырган булам үземне...
Сания апага киткәндер ул, димен,
Кайтыр әле, булыйм түземле...
Үз-үземә урын тапмый йөрим...
Тәрәзәдән алмыйм күземне...
Бер күбәләк шунда очып керде...
Юаткандай булды үземне...
Баш очымда шундый бөтерелә
Хәлләремне аңлый күрәсең
Елама балам, сабыр бул!- дигән
Искә төште әнкәм сүзләре...
Күбәләк булып кына кайтасың шул
Яныбызга безнең, әнкәем...
Сагышларны ничек басарга соң?
Сине сагынып сыкрый җанкаем...(РҮЗИЛӘ ГАТАУЛЛИНА)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 8