Күрәсезме, нинди матур бүген Яңа Елның беренче иртәсе. Тирә-якны сафландырып, аклыкка күмеп, матур итеп күбәләктәй карлар ява. Тышка чыгу белән күкрәк тутырып саф һава суладыгызмы? Сулышыгыз киңәеп киттеме? Ак карларга карап сокландыгызмы? Бүгенге көнне бүләк иткән өчен Аллаһка рәхмәт әйттегезме? Бәхет бит ул - әнә шул кечкенә шатлыкларны күрә белүдә. Киләчәгебез өметле, үткәннәребез үкенечсез булсын өчен бүгенге көнебезнең кадерен белеп, якыннарыбызны, газиз кешеләребезне җан җылыбызга төреп яшик. Һәр Яңа көн безнең өчен яңадан-яңа уңышларга ирешү, үз өстеңдә эшләү өчен көтеп алынган көн булсын!!! Һәр нәрсәдә, һәр эштә - тәртип, изге ният булсын!!! Сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, күңел яктылыгы, ак бәхетләр, аяз күк йөзе теләп калам!!!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 9