Предыдущая публикация
Ап-ак томаннары,
Болыннарга җәеп уралган,
Бөдрә таллар, елга суын үпкән,
Бүген булса күреп туймаган,
Талга кунып сайрый сандугачы,
Моң тудырган күңел түрендә,
Анда- анда, ерак офыкларның,
Комач ал тасмасы үрелә,
Җанга хозур сүрәтләре сеңеп,
Һич онытмас итеп калганы.
Үсмер чакның сихри хыялына,
Алсу мәрҗән булып тамганы.
Анда инде..Бары хәтер ачкан,
Урман моңы җырлы шавында,
Хуш наратлар исе, күкрәк тулып,
Җанга шифа булып агыла.
Тургай җыры яңгырап басуында,
Зәңгәр чәчкәләрнең карашын.
Онытылып..бераз үтми калган,
Үтәр идем кабат арасын.
Тик җибәрми бары вакыт кына,
Урап үткәнемә ак томан.
Күңел генә һаман, аннан-аннан,
Китмәгән дә әле гел сыман..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев