Сөйлә миңа , яшерен уйларыңны,
Берәүгә дә әйтми саклаган,
Җылынсын ла, җаның өзгәләнгән,
Йөрәгенә җылы тапмаган.
Үтәр вакыт, бар да онытылыр,
Бәлки әле түгел барсы да.
Хәтереңә бәлки килеп төшәр,
Вакыт ачкычлары кайсында.
Без бары тик уйлап чыгарганнар,
Искә алмый гына язмышны,
Төнге күктә, йолдыз нурларының,
-Безнең өчен!--диеп, балкышы.
-Булыр -диеп, гел болытсыз күкләр,
Безнең өчен генә гел ачык,
Хыялланган безнең сыман күпләр
Язмышыннан калган кем качып?
Әйтәлмәсләр, юлда югалганнар,
Хыялларын язмыш алганын,
Юрарлар тик, бары татлы төшкә,
Сөюләрнең ерак калганын.
Кем аңласын, дөнья төргәгенең
Нинди йозак куйган бигенә.
Наз сирпегән йолдыз чаткылары
Насыйп булыр кайсы , кемеңә?
Бәлки безнең сүзләр бәйләнгәндә,
Сихри бизәк чигеп күңелгә,
Синең ачкан яшерен уйларыңнан,
Җанны ачар, ачкыч үрелә..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев