Предыдущая публикация
Олыгайдык кына бер кадәр.
Сипсен еллар, чигәләргә чалын,
Алда әле яшәр көннәр бар.
Әнә оныклар да безнең үсеп килә,
Аларга бар, җылың бирәсе,
Сукыр бит ул яшьлек, аңламый ла,
Азагында картлык киләсен.
Күңел генә менә, гел мәхәббәт көтә,
Хыял эзли назлар җаныңа.
Нәрсә еллар, кәгазъ битләрендә,
Карыйсыңмы алар санына?
Имеш, олыгайдың икән, әллә кирәк,
Турыга чыгып, ләчит сатарга,
Я булмаса тагын, кулга бәйләм алып,
Оекбашмы бәйләп ятарга?
Юк ла инде..Җанда дәртләр барда,
Әй янасы иде бер дөрләп!
Өмет белән туар һәрбер таңның,
Янып үткәрерлек, гомергә.
Ә тормыш тик, матурланып килә,
Күп мәшәкать, калып үткәндә.
Юк, әле без һич тә картлар түгел,
Бары бераз гомер сүткәннәр.
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев