Предыдущая публикация
Язмыш? Хисләр уйнаганда йөрәктә
Әллә, җемелдәгән наз балкышы,
Мәхәббәтне салган сүрәткә?
Карыйм сиңа..һич тә аңлый алмый,
Аңламам да гомер, шикелле.
Яратаммы? Әллә хисләр уйный,
Шулай икән, аклау икеле.
Тик шулай да, синең тавышыңда,
Дөньям сулаганын ишетәм,
Карыйм икән, текәп күзләреңә,
Миңа караган да, син икән.
Бәхет нәрсә? Офыкларда балкыш?
Безең караш өмет сауганда.
Әллә шәрә җаннан, бер талпыныш,
Ике йөрәк бергә янганда.
Күңелдәге хисне, атомнарга бүлеп,
Бәлки, Галәм үзе баш ватар.
Бары кабул итәм..Бар ул сөю!
Булмаса да сүзләр, аңлатыр..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев