Балам, монда ярлы да юк, бай да юк,
Кояш та юк, яңа туган ай да юк.
Мине жәлләп елама, утлар йотма,
Тик хәер бирергә генә онытма.
Балам, моннан беркем да кайтканы юк,
Кайтыр юлларны эзләп тапканы юк.
Мине көтеп аш-суыңны суытма,
Тик хәер бирергә гена онытма.
Балам, монда кагәз да юк, каләм дә,
Язалмайым сиңа хат та, саләм дә.
Шулай булгач, син миңа үпкә тотма,
Тик хәер бирергә гена онытма.
Хәер бирсәң, җинеләер туфырагым,
Балам, сиңа ниләр әйтәем тагын.
Саран була күрмә бер үк хәергә,
Аннан башка берни кирәкми миңа.
Хәер бирсәң, йомшарыр яткан җирем,
Яктырып, балкып китәр минем гүрем.
Төс ташламас ахирәт күлмәгем дә,
Көтеп алыр кыямәт көннәремдә.
Хәер бирсәң, җимерелмәс ләхетем,
Шуннан да зуры бар микән бәхетнең.
Кабер булса да дөнья көткәннәргә,
Ләхет ул мәңгелек йорт иткәннәргә.
Хәер бирсәң, киңәер тар каберем,
Кабердә ятармын мин кадерле.
Фәрештәләр килеп белер хәлемне,
Уттан-судан саклар алар җанымны.
/Д.Б. Рамазанова/
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 47