Бал-каймагын куеп каршыга.
Ашыкмыйча, кайнар чәйне өреп,-
Соңга калган поезд ашыга.
Җитеш әле, әнә, тәбикмәктән,
Каз канаты белән майладым...
Сәйлүн чәе бигрәк каты чыга,
Җимешен сал, лимон калмады.
Ашыкмале, тагын берне ясыйм,
Сөйләр сүзләр әле тау хәтле...
Өф-өф итеп, өреп кенә эчик,
Әкрен генә, тоеп сихәтен.
Юк вакытым, димә, кабаланма:
Ашыкканнар пешә ашына.
Үрел әле, әнә, хәлвәсенә,-
Балкашыгың куйдым каршыңа...
Ашыгырга юк бит һичбер сәбәп,
Арттан кумый һични, беркем дә.
Чөкердәшеп, чәен эчик әле,
Рәхмәт әйтеп туган һәр көнгә.
Ашык-пошык үтте ярты гомер,
Сизмәдек тә: үскән балалар...
Буразналар йөзне ергычлаган,
Чәчләр дә чал, күрәм: ак алар...
Исеңдәме, әле кайчан гына
Утырткан күк идек шомыртны...
Биек үскән, ышык бирә хәзер,
Күләгәсе каплый бар йортны.
Тагын берне ясыйм әле, картым,
Тиргә чыга эчкән чәйләрең...
Ярар, ярар, кичкә чәйләрбезме?
Кичкә тагын тәмләп сөйләрмен...
Ашыкмале, ашыкмале, картым,
Ашыга торган вакытлар үткән...
Икәү утырып, өф-өф итеп кенә,
Бергә чәйләр эчәр чак җиткән...
Ирина Хәмидуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 14