Предыдущая публикация
Алар эчтән елый...сиздермичә
Аларның да йөрәге бала диеп тибә
Баласын уйлый төнен йокламыйча.
Карашларын офыкларга төбәп
Хәбәр көтә һаман баласыннан
Сез аларны салкын димәгез
Каты бәрелмәгез ярасына.
Ничек булса, шулай кабул итеп
Рәхмәт әйтегез гомер биргәнгә
Сезнең җан җылыгыз, хөрмәтегез
Иң кадерле бүләк аларга.
Әтиләрне хиссез димәгез сез.....
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5