Язмышлар...
Югалту...Табышлар...
Йөрәкне әрнеткән
Хаталар...Ялгышлар...
Язмышлар юлында
Күп шул... Күп ялгышлар...
Йөрәккә тынгы юк
Сынаулар...Ярышлар...
Сораулар...Җаваплар...
Ак юллар...Каралар...
Язмышны узарга
Юк микән чаралар..
Язмышның юллары
Бормалы-бормалы
Нигә күп кешенең
Йөрәге яралы?
Гомерләр нигә соң
Түгел лә тоташ моң?
Бер мизгел икәнен
Аңлыйбыз нигә соң?.
Югалтып карамый
Белмибез кадерне.
Югалткач, елыйбыз
Кочаклап каберне.
Бәхетне тапсак та
Аз кебек тоела.
Ә бәхет тамчыдай
Бөртекләп җыела.
Тамчыдан күл була
Тик кирәк көтәргә
Сынауга түзәргә
Һәм сабыр итәргә.
Байлыкка табынып
Үтмәсен гомерләр!
Якты эз калдырып
Яшик без, Кешеләр!
Ашыгыйк!
Ашыгыйк!
Яратып калырга
Гомер бит - бер мизгел
Вакыттыр аңларга.
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6