Предыдущая публикация
Тормыш китабымны,еллар үткәч,
Кабат укыйм,яңа хискә төреп...
Элек көлгән җирдә-яшь тамадыр,
Зар елаган җирен-укыйм көлеп...
Таныш китап,ләкин бу юлысы
Яңа хисләр,уйлар-фәлән -төгән...
Элек бер тиенлек тоелганы,
Уйга сала,мөхимлеге белән...
Кем өчендер булган ачу-нәфрәт,
Күптән инде, акка буялган...
Берәүләрнең баллы ялганнарын
Ачы тоям бүген тормадан...
Язмышларга булган үпкәләрне,
Еллар сырынтысы каплап киткән...
Вакыт үзгач,һәрнәрсәгә караш
Башка икән,хисләр башка икән...!
Кайбер сәхифәмдә-урман күле,
Кайда хисләр һаман давыл сыман...
Китабымны яптым...Бер ачырмын
Яңа күзлек киеп ...
Бер биш елдан!
Гөлфия Гаян
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4