ӘССӘЛАМҮГАЛӘЙКҮМ — сезгә иминлек булса иде, дигән мәгънәдә. Болай исәнләшкән өчен 10 савап языла.
ӘССӘЛАМҮГАЛӘЙКҮМ ВӘ РАХМӘТУЛЛАҺИ — сезгә иминлек һәм Аллаһының рәхмәте булса иде, дигән мәгънәдә. Моның өчен 20 савап языла.
ӘССӘЛАМҮГАЛӘЙКҮМ ВӘ РАХМӘТУЛЛАҺИ ВӘ БӘРӘКӘТҮҺ —
сезгә иминлек, Аллаһының рәхмәте һәм бәрәкәте булсын, дигән сүз. Моның өчен 50 савап языла.
Сәламләүгә каршы ВӘГАЛӘЙКҮМӘССӘЛАМ ВӘ РАХМӘТУЛЛАҺИ ВӘ БӘРӘКӘТҮҺ —
сезгә дә иминлек, Аллаһының рәхмәте һәм бәрәкәте булсын, диелә.
— Сәлам бирүчегә җавап кайтару мәжбүриме?
— Беренче булып сәлам бирү сөннәт, ә сәламгә җавап кайтару ваҗиб гамәл.
Сөннәт гамәл – аны кылган кеше саваплы була, әмма кылмаганы гөнаһлы булмаса да, Мөхәммәд галәйһиссәламнең шәфәгатенә (яклавына) лаек булмый
Ваҗиб — кылсаң саваплы, кылмасаң гөнаһы юк, дигән сүз.
Кул биреп исәнләшү хәерлерәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһү гәләйһи үә сәлләм:
"Мөселманнар кул биреп сәламләшкәндә, аларның гөнаһлары агачтан яфрак коелган шикелле коела", — дигән.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 26