Предыдущая публикация
Көчле иде аның бураны.
Тыштан озак керми, без ул чакта
Кат- кат урый идек урамны.
Балачакта кышның салкыннары,
Чеметкәли иде битләрне.
Тиргә батып "куыш" уйный идек,
Ера- ера биек көртләрне.
"Ыжгыр" бураннар да улый иде,
Котырынып, карлар туздырып.
Без буранга чумып, гамьсез генә
Йөри идек вакыт уздырып.
Балачакта кышлар салкын иде,
Суык иде аның җилләре...
Сагындыра икән, олыгайгач —
Кырыс кышы туган җирләрнең!
Раушания Сафина.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев