Милади (христианнар календаре) белән 570 нче елда (ул. Пәйгәмбәребезнең туган елы) Кәгъбәтуллаһны җимерергә ниятләп, Абраха исемле патша бик зур гаскәр җыя. Ул вакытта күп кешеләр Кәгъбәтуллаһ янына килеп гыйбадәт кылалар иде. Ягъни бу урын гыйбадәт кылу үзәге, изге җир булып санала иде. Абраха исә моны ошатмый һәм Сана исемле җирлектә үзе төзеткән зур бинаны гыйбадәт кылу урыны итеп күрергә тели иде. Шул җыйган гаскәрнең алдында зур фил булды. Кешеләргә ул бик куркыныч һәм дәһшәтле булып күренә иде. Кәгүбәтуллаһны саклаган кураеш кабиләсе Абраханың һөҗүм әзерләгәнен белгәч, бик борчылдылар. Үзләренең әз булуларын аңлап, Раббыларына изге урынны саклап калуны үтенеп дога кылдылар. Зур һәм куркыныч гаскәр Кәгъбәтуллаһка якынайгач, кураеш кабиләсе әйләнә тирәдәге калкулыкларга менделәр һәм шул вакытта гадәттән тыш хәл булды. Кинәт кенә кайдандыр күп санлы кошлар очып килделәр һәм гаскәргә ташлар ыргыта башладылар. Кайбер галимнәр фикере буенча, шул вакытта гаскәр сугышчыларында бик көчле чәчәч авыруы (оспа) эпидемиясе башланды һәм алар шуннан бер-бер артлы үлделәр.
Шулай итеп Аллаһы Тәгалә изге урынны, Кәгъбәтуллаһны җимерергә ниятләгән гаскәрне тар-мар итеп һәләк итте.
“Фил” сүрәсенең тәфсире:
أَلَمْ تَرَ كَيْفَ فَعَلَ رَبُّكَ بِأَصْحَابِ الْفِيلِ {الفيل/1}
Тәрҗемәсе: Әллә син күрмәдеңме (белмәдеңме) нәрсә эшләде синең Раббың фил ияләре белән?
Мәгънәсе: Абраха исемле патша зур санлы гаскәр белән Мәккәгә һөҗүм итте. Шул гаскәрдә берничә зур фил дә бар иде. Кураешлылар үзләре генә бу гаскәргә каршылык күрсәтә алмаслар иде, ләкин Аллаһы Тәгалә аларга ярдәм бирде һәм шул куркыныч гаскәрне тар-мар итте.
أَلَمْ يَجْعَلْ كَيْدَهُمْ فِي تَضْلِيلٍ {الفيل/2}
Тәрҗемәсе: Аларның явыз ниятләрен, хәйлә-мәкерләрен үзләренең үлеменә, һәлак булуларына сәбәп итмәдеме?
Мәгънәсе: Кураешлылар көчсез булган хәлдә дә, Аллаһы Тәгалә аларга ярдәм итте. Шуның белән ул изге урынны саклаучы кураеш кабиләсенә үзенең рәхмәте турында искәртте һәм бу Аллаһның берлеген инкарь итүче кураеш гарәпләрен оялтырга да тиеш иде.
وَأَرْسَلَ عَلَيْهِمْ طَيْرًا أَبَابِيلَ {الفيل/3}
Тәрҗемәсе: Һәм аларга каршы төркем-төркем кошлар җибәрде.
Мәгънәсе: Инде һәлак булырга уйлаган кураешларга көтмәгән җирдән ярдәм килде. Бик күп санлы кошлар очып килеп Абраха гаскәренә ташлар ыргыта башладылар. Бу чын мәгънәдә могҗиза булды, чөнки бу хәл, зур куркуга төшкән Мәккә әһелләренә явыз дошманнан котылу алып килде.
تَرْمِيهِم بِحِجَارَةٍ مِّن سِجِّيلٍ {الفيل/4}
Тәрҗемә: Алар өстенә кыздырылган ташлар ыргыттылар.
Мәгънәсе: Кинәт кенә очып килгән кошлар, Абраха гаскәре өстенә каты балчык рәвешендә кайнар ташлар ыргыттылар. Галимнәр шул ташларны “кыздырылган җәһәннәм ташлары” дип тә әйтәләр.
فَجَعَلَهُمْ كَعَصْفٍ مَّأْكُولٍ {الفيل/5}
Тәрҗемәсе: Аннары чәйнәлгән башак калдыгы кебек кылды.
Мәгънәсе: Биредә Абраха солдатларында башланган оспа авыруына ишәрә бар. Чөнки оспа нәтиҗәсендә кеше тәнендә, бигрәк тә биттә, үзәнчәлекле эзләр кала. Ул эзләр зарарлы бөҗәкләр тарафыннан чәйнәлгән башакны хәтерләтә. Шул “чәчәк” авыруын йоктыруга да, гаскәргә һөҗүм иткән кошлар өере сәбәпче булган.
Сүрәнең файдалары
1. Тормыштагы һәрбер нәтиҗә, нинди дә булса җиңү Аллаһы Тәгалә кодрәтенә һәм теләгенә бәйле икәнен аңлыйбыз. Явыз ниятле кешеләрне, залимнәрне Аллаһ юк итә һәм ахыр чиктә аларга барыбер җәза бирә.
2. Сүрәдә Кәгъбәтуллаһның дәрәҗәсе һәм аңа булган хөрмәт ассызыклана.
3. Аллаһы Тәгалә изге урыннарына һөҗүм итәргә, дин кыйммәтләренә хөрмәтсезлек белдерергә теләүчеләргә карата, сүрәдә катгый кисәтү бар.
#динемислам
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев