Предыдущая публикация
Бер аз агарса да чәчләрем...
Әле һаман ярсып тибә йөрәк,
Алга чапсалар да яшьләрем.
Әйтегезче, ничек карт булыйм?
Кояш кебек балкый йөзләрем.
Тән сәләмәт, үзем гайрәтле,
Мәхәббәт нуры чәчә күзләрем...
Баш ияргә һич тә уйламыйм,
Төшенкелеккә күңел бирелми...
Тормышыма үзем хуҗа бит,
Яшәү дәртем шуңа сүрелми!
Уйламагыз мине картайган дип,
Бик яшь бит әле һаман күңелем....
Нигә аңламыйсыз сез дусларым,
Картлык минем өчен түгелен!..
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 23