Предыдущая публикация
Бүген таңда гаҗәп төш күрдем:
Авыл өен, әйлэнеп йөрдем.
Туган Җирем,Газиз бишегем!
Тик...ачалмыйм өйнең ишеген!
Әрем басып киткән ихата,
Күзне ачып булмый, елата.
Итәгемнән тарта тигәнәк,
Әйткән төсле:"Китмә, иртәрәк"
Ишетәм күк, шулчак бер тавыш,
Әни бит бу, ул миңа таныш:
"Ишетәсеңме? Бөдрә талларың
Җырлый, алар, авыл җырларын,
Эч, син , ятып чишмэ суларын,
Йореп кайт та ,инеш буйларын,
Башын чайкый әнә карт тирәк,
Кайтасың бит, балам, бик сирәк...
Туган йортка, юлың өзелсә,
Анда кайтмый, ризык киселсә,
Керәлмича , йөрерсең эчкә,
Табарсыңмы, бәхетне читтә?"
Таң алдыннан шундый төш күрдем,
Туган йортка...керэ(а)лмый йөрдем.
Автор:Альфира Гайфуллина
Тубән Кама
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев