Предыдущая публикация
Керерсең дә шунда калырсың
Үзең сөйми мине сөйдереп
Йөрәгемә әрнү салырсың
Хатын кызның күңеле нечкә була
Тиз өйрәнә матур сүзләргә
Яраттырыр өчен күп кирәкми
Сагыш белән тулган күзләргә
Йөрәгемне яптым йозакка
Ачкычларын ерак йәшердем
Сине күргән саен ачкычымның
Кайдалыгын искә төшердем
Хисләремне йөгәнли алмадым
Алар очты җәйге кичләргә
Кирәкме соң каршы килү?
Йөрәкләрдә туган хисләргә.
авт.Гөлнур Бикбаева Оренбург шәһәре 2013 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев