Предыдущая публикация
***
(Кәшер егетләренең СВО га киткәннәренә 2 ел.)
Кайчагында тормыш җилләре дә,
Исәләр каршы якка.
Бирешмичә сынауларга,
Басып калу кирәк аякта...
Җилкәннәрнең ныклыгын да
Давылда сыный җилләр.
Адәм баласын да сынап,
Сугыш афәтен күрә илләр.
Ике ел гомер яу кырында,
Күпме гомер инде киселгән.
Җаннар әрнеп,сызланганда
Күпме каннар җиргә түгелгән...
Ике ел гомер,тынычлык юк,
Утта көя ана йөрәге.
Ут эчендә йөри аның улы,
Исән күрү-иң зур теләге.
Әҗәл йөри җирдә күптән,
Бәнахакка җаннар кырыла.
Халык өчен,Ватан өчен,диеп,
Алар бара үлем кырына.
Ике ел гомер,түземлек бир,
Бала кайгылары күргән анага.
Ике ел гомер,азмы-күпме,
Үлчәү юктыр мондый сынауга....
( Ризидә Шутова 28.09.24)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев