Предыдущая публикация
*****
Күңелләрнең халәтенә
Булмый никтер күнегеп.
Юкка- барга борчылабыз,
Утырабыз яшь түгеп...
Ә кайчагында гади әйбергә дә,
Сөенәбез сабый баладай.
Елмаюлар балкый йөзебездән,
Очынабыз кошлар тоткандай.
Күрә белеп гади шатлыкларны,
Хисләргә дә кирәк ирек бирергә.
Бизим дисәң әгәр көнкүрешне,
Хаваланмый кирәк яши белергә.
Безгә кирәк һәрчак уңай уйлар,
Кертмик анда борчу хисләрне.
Күңелләргә тулыр якты нурлар,
Күбрәк кылсак изге эшләрне.
Кешеләрнең дә күңлен күрер өчен,
Бер җылы сүз житә кайчакта.
Күңел кояшы һәрчак елмайганда,
Жиңел була яшәү тормышта...( Ризидә Шутова 8.11.2023)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев