Предыдущая публикация
В этом году он посвящен 80-летию Победы в Великой Отечественной войне
«Солдатский конверт» — это платформа для развития и популяризации артистов, работающих с патриотической песней.
Участвовать могут вокалисты от 18 до 50 лет из стран СНГ.
Не упустите шанс стать частью истории, скорее подавайте заявку на конкурс до 20 марта.
Все новости о фестивале-конкурсе в официальной группе в ВКонтакте: https://vk.com/soldatkonvert .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1
Бетерәләр, бетерергә тырышалар... Белмим шул, хәлләреннән килеп бетмәс.Минем мин мөселман дип корьәне урысча укыган татарларыма әйтәсем килә. Һәр елны "Татар мөселман календаре" ның әллә ничә битен тутырып туган тел турында язам.Бөекләрдән махсус яздырам.Марсель Гали , Зөлфәт ...,Рәшит Ягафәров.....
Менә Халык язучысы:
"Туган телеңнән өзелдеңме,яисә үз ихтыярың белән хыянәт иттеңме - бер җәзасыз калам дип уйлама.
Ят тел хисиятенә күчкәндә җан тибешең күнегелгән табигый яшәү көеннән мәхрүм ителә.
Эчке тетрәнү йөз кыяфәтеңә, күз карашыңа, рухыңа бәреп чыга.Мондый чакта әнкә теленең көй шифасын,аһәң-тылсымын юксынган җан сыктый,сыкырый, бәргәләнә, әрни башлый...
Ана теленә ...Ещё"Бүген - 21 февраль - Халыкара туган тел көне.Радиолар сөйлиме, телевизорлар күрсәтәме, соц.челтәрләр, интернетлар шул турыда сөйлиме, шаулыймы? Бүген җомга көн - мәчетләрдә туган тел турында вәгазьләр сөйләнәме? Юктыр ышанмыйм.Татар телен бетерү барганда, телебезне телем- телем кискәндә белмим шул.
Бетерәләр, бетерергә тырышалар... Белмим шул, хәлләреннән килеп бетмәс.Минем мин мөселман дип корьәне урысча укыган татарларыма әйтәсем килә. Һәр елны "Татар мөселман календаре" ның әллә ничә битен тутырып туган тел турында язам.Бөекләрдән махсус яздырам.Марсель Гали , Зөлфәт ...,Рәшит Ягафәров.....
Менә Халык язучысы:
"Туган телеңнән өзелдеңме,яисә үз ихтыярың белән хыянәт иттеңме - бер җәзасыз калам дип уйлама.
Ят тел хисиятенә күчкәндә җан тибешең күнегелгән табигый яшәү көеннән мәхрүм ителә.
Эчке тетрәнү йөз кыяфәтеңә, күз карашыңа, рухыңа бәреп чыга.Мондый чакта әнкә теленең көй шифасын,аһәң-тылсымын юксынган җан сыктый,сыкырый, бәргәләнә, әрни башлый...
Ана теленә хыянәт иттеңме - димәк, син кылган гөнаһ яки изге гамәлләреңне иңеңдә теркәп баручы фәрештәләреңне санламыйсың.
Ана теленә хыянәт иттеңме - үткән буыннар хәтереннән мәхрүм калачаксың.
Ана теленә хыянәт иттеңме - табаныңны сыйпаган Җир, башыңны сыйпаган Күк белән догалану. бәйләнешең өзелә.Язмыш китабыңның бер телдә ачылып та, япканда инде икенче телгә күчерелүен гарештә кичермәсләр:син Күк каргышына дучар булачаксын..." (Күкне иң бөек, бердән бер зат Аллаһ Тәгалә дип күзалла.Ф.Х.)
30 еллык баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев: Бу сүзләрне Календареңа һәр елны яз, ди.Мин исә: Хәзрәт, сез хәзрәтләрегезгә вәгазьләргә әзерләнгән дә Фәния апа калердарена да күз салгаласагыз дип ,әйтеп әйт. Вакыт-вакыт сәдака, гошер, зәкатьтән ерак китә алмыйлар.Уфа шәһәренең, "Ихлас" мәчтендә гомере буе имам булган, бүгенге көндә "Роббани' мәчетен төзеп йөргән Мөхәммәд хәзрәт Галләм
Марсель Галинең Канатлы сүзләрен мәчет диварларын яздырды.Шул канатлы сүзләрне китап итеп чыгаргач та, үзе килеп ярты машина төяп китте.Безнең хәзрәтләргә дә һич сүз тидерәсем килми.Барысы да үзенчә, хәлдән килгәнчә тырыша.
Имәнлектәге Утыз Имәни исемендәге мәчете имамы Казан шәһәре Совет һәм Идел буе районнары мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтша 2024 ел 6 декабрь көнне мәчеттә гаҗәп бер фикер белән чыкты.Һәр татар-мөселман үз гаиләсендә үз туган телендә генә сөйләшсен, 2025елны "гаиләдә татарча гына" елы дип игълан итте. Җомга намазына шунда йөрим, мәчет шыплап тула. Ник бу матур башлангыч шул бер мәчеттә генә калырга тиеш.Ник тиз арада, Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан хупланып Татарстанның барлык мәчетләренә дә тарптылмый.
Шагыйрь генә түгел, философ , акыл иясе дә ул Марсель.."..телеңне үзгәрүне гарештә кичермәсләр: син Күк каргышына дучар булачаксың....
Бер башлагач Халыкара туган тел көне хөрмәтенә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт буләге иясе ЗӨЛФӘТ дәвам итсен.Әллә җитеп торырмы, Туган тел көненә багышланган язмалар бик күбәйеп китмәгәнме дип
карашырып алдым.Юк,күренми.
ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ КАРГЫШ
Хушлашабыз..Бетте көнем-төнем.
Сау бул инде, яңа көчле буын!
Үткәннәргә китәм,
Ялгызым.
Татарым, дип күпме таң аттырдым, Күкләреңә йолдыз кабыздым...
Ут төрттең син моңлы кураеңа -
Сандугачың яна иңемдә.
Каргышларым төшәр, и газизем,
Кош сайрамам килер көнеңдә!
Татар яшьләре,мин сизеп торам: Җанынызны авыр мүк сарган.
Мәңгелептән дәшәр татар теле,
Эндәшкән күк ерак пульсардан.
Сау була күр, милли яшь-җилкенчәк
Денең дә юк синең, көнең дә -
Туган телдән йөзен чөергәннең
Сукыр йолдыз янсын күгендә!
Яудым йолдыз яңгырлары булып
Татар җанына мин киң күктән -
Һәриҗегеи, һәр сулышым канлы,
Җәрәхәтле килеш мин китәм...
Мин - биектә килеш, очкан чакта,
Атып төшерегән кош инде...
Исеңдә бат минем каргышымны -
Көчле буын!Сау бул!Хуш инде!
Әмма күз сал
Җаг очыннан узган
Сиңа таныш түгел болытка -
Йөрәгеңә синең тамармын мин,
Күз яшьләре балып явармын мин,
якаргышлырдан курык, онытма!