Алардан соң янә Гараев Минияр абзый Ахмеров Шамиль белән тимерче вазифасын башкаралар...
Мин бәләкәй булсам да шук малай идем, тимерчеләрнең кайдан рубильникны кабызуларын сүндерүләрен карап торып, алар обедка кайтып киткәч, наждакларын кабыза идем...
Тимер пычкысы сыныкларыннан үземә бәләкәй генә пычак, пәке эшләп ала идем...
Берәрсе килеп шул эшләгән вакытта күреп калсада бик каты әрләмиләр иде, тик бер аз шелтә булып, наждакта ничегрәк эшләргә кирәген күрсәтеп тә бирүчеләр булды... Мансур абзый Фазрахманов мине бер ничә тапкыр шул эш вакытында күреп, ничек эшләргә күрсәтеп тә бирде инде...
Ничек тотарга, кулны җәрәхәтләми эшләргә, кыскача техника безопасность булырга тиешлеген...
Фазрахманов Мансур абзый токарь һөнәрен күрсәтә.
Без укыганда шул МТМ га да экскурсияга алып баралар иде бит хәтерлисезме...
МТМ га гына түгел колхоз Фермасына да бүтән колхозчылар эшләгән җирләргә алып барганнарын хәтерлим...
Мы используем cookie-файлы, чтобы улучшить сервисы для вас. Если ваш возраст менее 13 лет, настроить cookie-файлы должен ваш законный представитель. Больше информации
Комментарии 1