Әти әни эштә, тик эш кушып калдыралар иде безгә, бәрәңге утарга, суган ,кыяр помидорларга су сибәргә башка эшләр дә күп иде...Без тиз тиз генә эшләрне бетереп кичтән казып куйган сөләклэрне консерва банкасы белән алып кесәгә бер телем икмәке салып кармакларны алып Өязе елгасына чаба идек...Курше малайлары Әхәт, Рифкәт Шамуратовлар, Сафиуллин Сәлим Ильдус абый белән мин шул Озын күль якларына кадаре йөри идек, нигәдер Әхәт Шамуратов энесен Рифкәтне бик ияртергә яратмый иде, төрле сәбәп табып : "Бар кайт өстеңә пиджагыңны ки, башыңа кипке ки я исә аягыңа фәлән нэрсә ки!"
диеп кире бора иде, ул тыкырыктан югалган көйгә без йөгерә идек, ләкин кай арада Рифкәт абыйсы әйткән әйберне киеп яки кулына эләктереп безне куып та җитэ иде, нигәдер Рифкәт балыкны да куберәк тота иде шуңа дыр мы абыйсы бик ияртмәскә тырыша иде аны... Ярты көн балыкта су буенда икмәкне суда җебетеп ашалып беткән, ачыктыра иде тал чыбыгына тезгән балык озак тороп кояшта койрыклары кибә без бик ашыйсы килгәч шул кибеп бетмәгән балыкның койрыкларын кимерә идек...Безнен, авылда бик данлыклы балыкчы бар иде олы яшьтэге кешелэр аны белэ инде, ул Минегали бабай иде нигэ дер ан,а "Чудэк Минегали" дип кушамат та биргэннэр...Без урамда уйнап йорегэндэ шул эби, бабайлар гына йортларында булалар иде, мине карт энием Рабига дэшеп алды, балалары куп булу сэбэплеме, исемнэрен тезеп китэ иде: Сэлим,Мидхэт,Шамил,Гали,Хэсэн , Ильдус аннары мине Искэндэр ..."Бар эле улым Чудэк карттан монау тавыкны гына суйдырып алып кил эле" дип...Мин бэйлэнгэн тавыкны тотып элеге балыкчы бабайларга кердем дэ аны куреп: "Чудэк бабай тавык суеп бирмэссезме" дидем, ул бабай асылынып торган куз кабаклары аша карады да бер сузсез, абзар артына чыгып тауыкны чалып бирде, тонганын бер аз котеп торырга кушты...Тавыкны кайтарып бирдем, карт энигэ сойлэгэч ул мине ачуланып кисектереп куйды бутэн алай эндэшмэскэ анын, кушаматы "Чудэк" исеме Минегали бит диеп , еш кына ан,ардан чалдырам чонки анын, кул арты ж,ин,ел, малнын, ите тэмле була диде...Без малайлар еш кына аны балык тотар очен тирес корты ж,ыйганын карап тора идек , Ул кортларны озын хатын кызлар оегына бер аз тирес салып шунда ж,ыя иде, узебез дэ ан,а карап шул кортлары ж,ыя идек, лэкин бик зур балыкны тотып булмый иде анын, тота торган ж,ирлэренэ дэ барып карый идек тик буш...Шундый оста балыкчы иде...Мин этидэн сорагач ник анын, куз кабаклары шулай асылынып тора дип, ул эйтте...Сугыш вакытында Минегали бабай пулеметчы булган куп дошманнарны кырган, шул пулеметтан куп атканда , янып бетмэгэн порох анын, тотене кузлэрен ж,эрэхэтлэндергэн диде... Пулеметчы булгач ул дошманнын, беренче ноктэсе юк итэргэ ...Белэсезме ул нинди пулялар ян,гыры астында булган купме яралар алган, якын туганнары гына моны белгэндер...Минегали бабайнын, чын хэрби медальлэре , орденнары бар иде, без яшь булсак та хэрби наградаларны, юбилей наградалардан аера белэ идек...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев