Хикәя. Уфа. 2024 ел.
"Ни эшлэп бу кызу печэн остендэ йоклап ятасын,...?" "Печэн остендэ ятаммыни салам остендэ ятам бит...!"
Безнен, Баязит авылында ике бригада оештырылган иде, безнен, беренче бригадада бригадир Юсупов Экрэм абый булды аннары Камашев Рифкат абый булды .Хэтеремдэ Экрэм абзый сугыштан сон,гы елларда кавалериядэ хезмэт иткэн, атлар белэн бик мауга иде...Ул вакытта курэсен, кавалерия булган эле , чонки мин Экрэм абыйнын, минем белэн бер яштэге улы Мансур белэн дуслар идек, бер беребезгэ чэйгэ керу ул вакытта гэдэт иде...Мин аларнын, стенасындагы рам эчендэге фотоларны карый идем, анда Экрэм абый кылыч тотып тошкэн фотоны куреп анын, кавалериядэ хезмэт итуен эйттелэр...Кыш коннэрендэ без малай шалай ат ойрэтергэ йори идек...Шул бригадир кушуы буенчамы, ат ойрэтучелэргэ ниндидер мэтди ярдэм булугамы, егетлэр куп ж,ыела иде... Урле кырлы сикереп торган яшь тайны тотып торып булмый, кумэклэп стенага кысырыклап чанага ж,игэ идек вэ шул чанага барыбыз да тоялешэ идек шул вакытта эшнен, нидэ икэнен сизгэн яшь тай чананы уенчык кебек кенэ ботереп алып алга ыргыла иде...Кай вакытта ат дворынын, капка баганасына бэрелеп чанага нык ябышмаганнары чыгып очалар иде, кар йомшак шул бер аз ж,эрэхэт синяклар булгалый иде...Яшь тайлар тэртэлэрне сындырып чаналарны ватып бетерэ иде...Атнын, хэле беткэнче чаптырып аннары иркенлэп авызлыклап алгач, тай тэртэ арасына керэ башлый инде...Бэлки тай ойрэткэн очен колхоз акча да тулэгэндер, моносы мин,а билгесез... Экрэм абзый хэр вакытта шул ян,а ойрэтелгэн айгырлрны ж,игеп йори иде, аларны ойрэтэ иде...Ж.эй коннэрендэ печэн вакытларында эшчелэр янына тарантаста биеп торган яшь айгырда килгэне куреп ерактан" Ана бригадир килэ" дип котеп кушасы эшлэрен тын,ларга вэ утэргэ эзер торалар иде...Бригадирлар алар иртэ тан,нан торып ой буенча эшкэ эйтеп, кайда, кемнэр белэн, нинди эш коралы тотып чыгарга тиешлекне ж,иткерэлэр иде...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев