Сиксәненче елларда мин укып йөргән вакытлар иде яшь чак дүрәк чак дисәм, студент чак иде...
Әти миңа акча бирде Уфадан"Кәҗә" сатып алырга... Кәҗә дигәнем "Минск" мотоциклы инде, бездә аны Кәҗә диеп йөретәләр иде... Авылда көтү көтәр өчен иң уңайлысы шул "Кәҗә" иде бит бинзинны аз ашый, бөтен җирдән үтәргә була, әйбәт кабына, үзе җиңел дә, хакы да бик очсыз иде бит...
"Минск" "Кәҗәгә" мотоциклы.
Проспекта Дворец Спорт остановксыннан бер квартал гына "Спорт тавары" магазины бар шул магазинда инде как раз мотоцикллар саталар иде...
Мин магазинга кердем дә сатып алдым инде теге "Кәҗәне" бер аз бинзины да бар иде... Агач ящикка урнаштырылган сүтеп алуы да читен булды ярый әле сатучы кыз монтировка бирде, мин ящикны магазин артына сөйрәп чыгарып сүтеп тә ташладым...
Инде сатылганга кыягазларын алдым да кәҗәгә атланып Проспекттан авыл ягына карап юл алдым... Уфаны чыкмас борон заправкага кереп кәҗәнең багын бинзин белән тутырдым, май салдым...
Обед вакытларыннан соңрак булгандыр, ни өчендер Стәрлебаш аша кайтырга ниятләдем, Баязит авылына ул яктан якынырак имеш...
Аэропорт ягына юл алдым кәҗә яхшы гына җилдерә минем озын чәчләрне туздырып... Шундый рәхәт итеп җил биткә исә...
Рәхәткә өйрәнеп тә бетмәдем алдагы ГАИ постыннан бер хезмәткәре чыгып туктатты бит мине... Ни эшләргә правам да юк мотоцикл да теркәлмәгән башта каска да юк тик шул магазиннан алган кыягаз гына... Бик озак кына тоттылар инде болар мине, мин аңлатып карыйм яңа алдым магазиннан , урламадым, авылга кайтып барам, кайтасы юлым ерак, инде кич була җибәрегез мине диеп... Магазинның телефонын алып шалтыраттылар болар, кибеттәге сатучылар расладылар инде минем "Кәҗәне" сатып алганны.. ГАИшниклар да ул заманда гадиләр, кешелеклеләр иде бит, мине җибәрделәр... Инде яңадан кәҗәгә атланып җилдердем Стәрлетамак ягына...Менә трассадан боролып Стәрлебаш юлына да чыктым, юл дигәнең шул мотокросс трассасы кебек чокыр - чакыр сикәлтәләр... Шәп итеп барып булмый, матай кызды, бер аз баргач вовсе сүнде...
Ни эшләргә, булган ачкычлары белән зажигание капкачын ачтым...
Күрәм матай кызып бер проводның ябыштырылган кургашы эрегән һәм провод ычкынган икән бер аз маташа торгач теге проводны беркетеп куйдым инде...
Караңгы да төште фарны кабыздым болай якты гына яна...
Урман аша да үтәргә туры килде бит... Барча булган бөҗәкләр фар яктысына очалар инде нәк минем ике күзгә тулалар, күзлегем юк...
Шулай төнлә күзләргә бөҗәкләр җыеп кайтып җиттем авылга...
Икенче көнне иртән күзләрне дә ачып булмый авырталар, шешенгәннәр инде...
Минем Уфадан ук "Кәҗәгә" атланып кайтканга барсы да бик аптырадылар, ышанмый да тордылар әле...
Мы используем cookie-файлы, чтобы улучшить сервисы для вас. Если ваш возраст менее 13 лет, настроить cookie-файлы должен ваш законный представитель. Больше информации
Комментарии 1