25 фев 2018г. Нефтекамск (Башкортостан Республика)
ЕЛАК ЧЫРШЫЛАР.
Кайттым әле туган авылыма,
Әткәм йорты сине сагынып.
Нәзек җилләр миңа сыеналар,
Куеныма кереп , сарылып.
Мин киткәндә яулык болгап калган,
Каен балалары үскәннәр.
Җиткән егет,сылу кызлар булып,
Бер-берсен сөешеп кочканнар.
Капка төптә әткәйнең шәүләсе,
Мин кайтканны көтеп утыра.
Җаннарымны чагар уңай эзләп,
Кечерткәннәр усал котыра.
Ак яулыгын ябынып,тәрәзәдән,
Әңкәй сыны мине каршылый.
Ишек алдындагы тигәнәкләр,
Итәккә тотынып зар елый.
Башын иеп яшел чыршылар да,
Яшереп яшьләрен сөрттеләр.
Күңел кылын саплап энәсенә,
Йөрәгем ярасын тектеләр.
Иртә таңда тагын юлга чыктым,
Җәяү атлыйм ерак булса да.
Каеннарым мине юаттылар,
Чыршыларым елап калса да....
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1