Бүген Җиддә шәһәрендә (Согуд Гарәбстаны Корольлеге) “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең пленар утырышы ачылды. Утырышның көн тәртибе “Россия – ислам дөньясы: диалог һәм хезмәттәшлек перспективалары” темасына багышланган. Төркем эшендә Татарстан Президенты, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша. Мәртәбәле кунаклар арасында Согуд Гарәбстаны короле киңәшчесе, принц Халид әл-Фәйсал кебек башка хөрмәтле шәхесләр бар. Алар арасында: Хөсәен Ибраһим Таха – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль сәркатибе; Вәлид бин Абдул Кәрим – Согуд Гарәбстаны Корольлегенең тышкы эшләр министры урынбасары” Фәрит Мөхәммәтшин – Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты рәисе урынбасары, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары; Мөхәммәд әл-Иса – Бөтендөнья ислам лигасы генераль сәркатибе; Найеф Фәлах әл-Хәҗраф – Фарсы култыгы Гарәп илләре хезмәттәшлеге советы генераль сәркатибе; Әхмәд Катаби – Гарәп дәүләтләре лигасы Генераль сәркатибе киңәшчесе; Мөхәммәд Хураиши Ниасс – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган дәүләтләрнең парламент берлеге генераль сәркатибе; Ильяс Умаханов – Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитетының беренче урынбасары, хаҗ оештыру мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе һ.б.
Утырыш барышында сессияләрдә Россия белән Ислам дөньясы дәүләтләре арасында дини бәйләнешләр һәм үзара аңлашу, сәүдә-икътисадый элемтәләре мәсьәләләре, дөнья үсешенең яңа модельләрен формалаштыру перспективалары хакында фикер алышулар бара.
Фото – ТР Президенты матбугат хезмәте
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев