Үсмер еллар үтеп, ин,-башларда,
Тойгач көчле очар канатлар,
Чыгып киттек шашып без авылдан,
Гуя жигеп юлга пар атлар.
Ымсындырып безне чит жирләргэ,
Ялтыравык язмыш әйдәде.
Сөйгән ярдан еракларга илтеп,
Ятлар белән безне бәйләде.
Ят жирләрне сайлап тормыш кордык,
Чит мохиттә үсте балалар,
Ата-баба тире тамган жирдән,
Ерагайды безнең аралар.
Туган яклар истән чыкмый, эмма,
Кайтабыз бер, я ике елдан.
Әнкэй куптэн калды бер ялгызы
Әткәй хушлашты бу доньядан.
Куе улэн баскан ишек алдын,
Кош-корт, маллар монда йөрмәгәч,
Эткәй истәлеге булып калган,
Иске арба, дуга, тәгәрмәч.
Хэзер үзебез дә күптән инде,
Эткәй-әнкэйлэрнен яшендә,
Бакыйлыкка кучте әнкәбез дә.
Рэсеме генә кабер ташында.
Еллар утэ, кайтабыз буш йортка,
Керәбез чак капка каерып.
Әнкэй ишегенә сарылабыз,
Куе кычытканнарны аерып.
Шомлы тынлык каршы ала өйдә,
Салкын хэзер монда торбалар.
Мич буенда инде буш торалар,
Әнкәй коймак койган табалар...
А. Кэусэр
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев