1 дек в 11:00
Авылда каз өмәсе!
Халкыбызның күркәм йолалары һәм гореф-гадәтләре, кызганычка күрә, онытыла төште. Шулай да буыннан буынга күчә килгән, күрше-күләнне, туганнарны бер-берсенә якынайткан, бергә туплаган, күңел күтәренкелеге, шатлык бүләк иткән – халык күңеленең, авылның матурлыгын ачып салган рухи кыйммәтләр яши әле.
Күптән түгел газета хәбәрчесе Бәләбәй районының Надеждино авылында Зилә Вәлишиналарда узган каз өмәсендә булып, моның шулай икәненә инанып кайтты. Зилә Насыйп кызы татар халкының әлеге матур йоласын онытмый гына түгел, җиренә җиткереп үтәргә тырыша; сигезенче ел инде күрше-күләнне, якыннарын җыеп, каз өмәсе уздыра ул. Ә башкача ничек, каз өмәсе – күңелле генә түгел, тырышлык, җитезлек, уңганлык, эшкә тотына белүне таләп иткән олы хезмәт тә ул.
Узган шимбәдә бер өер казлар үстергән Вәлишиннарда каз өмәсе булачагын белеп, уңган авыл-хатын кызлары өмәгә ашыкты.
Кунакчыл хуҗабикә өмәчеләрен мул табын белән каршы алса, оныклары Эвелина белән Аделина өмә барасы бүлмәне борынгы сөлгеләр, “Каз өмәсе” плакаты белән бизәп куйганнар.
Каз тазарту эше җиңел түгел, шактый ук мәшәкатьле, вакытны ала, шуңа күрә җыелган хатын-кызлар хуҗабикәнең улы Салават суеп (бусына аерым осталык кирәк) керткән казларны йолкырга да керештеләр. Әлбәттә, аларга хуҗабикә үзе дә, аның 88 яшьлек әнисе Суфия Минәхмәт кызы, оныклары да кушылды. Уен-көлке, җырлар, мәзәк сүзләр белән үрелеп барганга, эшнең авырлыгы сизелмәде дә сыман. Каз йолкуның бөтен нечкәлекләрен, рәтен белгән авыл апалары канат-каурыйларын да, мамыгын да – барсын да тиешенчә йолкып, кирәгенчә урнаштырдылар. Мамыгыннан искиткеч йомшак мендәрләр тутырып булса (оныкларына бирнә) , казның канатларын да, каурыйларын да көнкүрештә бик файдаланып була.
“Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәге хезмәткәре Лилия Фаткуллина өмәнең мәдәни ягын хәстәрләгән: гармунга кушылып кызлар татар халык җырларын башкаралар, үлмәс “Каз канаты” җыры һәркемне дулкынландыра.
Казлар йолкынып беткәч, эшнең тагын бер җаваплы өлеше көтеп тора: эч-башларын аласы, тазартасы, түшкәләрне яхшылап юасы, кипшенә төшсен өчен элеп куясы.
Һәм, ниһаять, эш төгәлләнде дисәң дә була. Милли татар киемнәрендә өмәчеләрнең барсы бергә чыгып, җырлар җырлый-җырлый, киләсе елга да хуҗаларның казлары күп булсын, өмәләр уздырырга язсын дип, сыдырылган каз канатларын тирә-юньгә сибәләр.
Кунакчыл хуҗабикә барсын да сыйлы өстәлгә чакыра. Ах, каз мае белән майланган тәбикмәкләр нинди тәмле!
– Шундый күңелле өмәдә катнашуыма шатланып бетә алмыйм, авыл кызы булуым белән горурланам. Без дә элек авылда казлар үстерә, өй саен менә шулай каз өмәләре үткәрә идек, бөтен авыл халкы бертуганнар сыман дус, тату яшәдек. Халкыбызның искиткеч матур, асыл йолалары онытылмасын, ил-көннәр тыныч булып, каз өмәләре булып торсын иде дип, – өмәчеләрнең уй-теләкләрен җиткерде өмәче Фирдәвес Мусина.
Рәмзилә Камеристова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев