Салып гади генә конвертка,
Яңгырларсыз гына, күз яшьләрсез,
Кайгыларсыз, юешләтми генә,
Ялгыз гына торган бер йортка.
Салып анда көзге яфракларның,
Иң- иң төслеләрен, матурын,
-Ышанмыйсың?Чынлап инде менә,
Яшелләрен,сары, кызылларын
Көзләр бүләк иткән алтынын.
Ә син елмай, көзнең хозурына,
Нинди яктылыгы салынган!
Җибәр якка барлык кайгыларың,
Сула иркен, йөзең янып торсын,
Миләш тәлгәшедәй кабынган.
Яшиселәр килеп, саф тойгылар,
Җанга салып көзнең тынлыгын.
Юешь һаваларын хушлашкандай,
Аз- маз гына салган сагышларын,
Күңелеңне биләр чынлыгың .
-Сагышланма!Көзләр килде,- диеп,
Алсу миләш тәме көзләрдә.
Аңла бары, көздә түгел сагыш,
Бер көтмичә, кабул итәлмичә,
Безнең сагыш сауган күзләрдә.
Мин көзләрне җибәрермен сиңа,
Бер - ике юл язып читенә.
Өметләрне салам, син укырсың,
Ышанырсың:- Сөю мәңгелек!- дип,
Көзге яфракларның битеннән...
Тәрҗемә-Рамзис Мишәр
Автор-стихи Надежды КАПОШКО Источник: https://www.chitalnya.ru/work/885344/ При копировании материалов с сайта, активная ссылка на оригинальный материал обязательна.
Все права защищены © chitalnya.ru
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев