Предыдущая публикация
ӘЙЛӘН-БӘЙЛӘН
Ап-ак кына кар түшәлә,
Әйлән дә бәйлән уйнап.
Әйтерсең лә Кар кызлары
Кияүгә чыга туйлап.
Шулай туйлап Яңа елга
Кереп бара бар инсан.
Кешелеккә аклык, пакълык
Теләп тора бар җиһан.
Табигатькә сокланыплар
Карап торам мин басып.
Шатлык белән икеләнү
Тартыша җанда ярсып:
Дөнья — карнавал. Бүләккә
Алган тагарак ярык.
Әйлән-бәйлән әйләнгәли
Күзе бәйләнгән халык.
*инсан — кеше, адәм баласы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев