Предыдущая публикация
Эзләренә алма коела
Яшел әле күлмәк итәкләре,
Китмәс, калыр төсле тоела.
Кулларында төрле гөл-чәчәкләр,
Кайберләре инде сулганнар
Табынында җимеш сусылана,
Бакчалары нурдан тулганнар.
Колагында миләш алкалары,
Иген кыры алтын муенса
Китеп бара гүзәл, юмарт җәем,
Тик изгелек аның уенда.
Күтәренке күңел белән китә,
Муллык кала, кала сөенеч
Сагынырбыз, сине, рәхмәт җәем,
Иркәләдең, сөйдең, бирдең көч!
Мирһади Разов
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2