ХИКӘЯ, 4 ӨЛЕШ
Әсхия Абдуллина-Костикова
Ишек катында басып торучы таныш булмаган кыз миңа телеграмма сузды. Калтыранган кулларым белән ул биргән кәгазьгә кул куйдым да кулыма тоттырган телеграммадагы сүзләргә текәлдем.
“Вилдан погиб”.
Кинәт башым әйләнеп киткән кебек булды, әйтерсең лә өстемә бер чиләк су койдылар, мин, егылмас өчен ишек яңагына тотынам дигәндә генә аякларымның көче бетеп аңымны югалтып мин идәнгә авып төштем. Телеграмма китергән кыз куркып күршеләргә шалтыраткан. Ярый инде, рәхмәт яугырлары күршеләрем, тиз генә ашыгыч ярдәм машинасын чакыртканнар, телефонымнан кызымның номерын табып, аңа да шалтыратканнар. Шулай итеп мин Вилданны соңгы юлга озатырга бара алмадым. Дәваланып чыкканнан соң да үземне нишләптер аның алдында гаепле тойдым. Югыйсә без бит инде хәйран вакыт күрешү генә түгел аралашып та яшәмәгән идек. Араларыбызда янган утлы күмернең көле дә әллә кайчан сүрелеп җил белән очкан иде. Бар серләремне уртага салып бүлешергә әзер торучы кызым минем Вилдан яшәгән шәһәргә барырга теләк белдерүемне өнәмәде, ә дустым Диана, киресенчә, бар, каберен күреп, әйтәсе сүзләреңне әйтеп кайт. Ничек кенә булмасын син бит аны яраттың. Күреп тордым бит мин синең акылдан шаша язганыңны. Әле ул аралашмый башлагач та сарыларга батып, кайгырып йөргәнеңне дә онытмадым. Барырсың, күрерсең, бәлкем элекке хатыны белән дә аралаша алырсың. Хотя, сиңа нигә кирәк инде аның хатыны. Шул телеграмма биргән иптәше белән сөйләшеп, ничек булганын белеп, күңелеңне юатып, тынычландырып кайтырсың.
Диана да шулай дип торгач, мин яңа елга бер атна кала ике-өч көнгә дип Вилдан яшәгән шәһәргә юлга чыктым. Казаннан Новосибирскига, аннан икенче бер аэропортка, тагын ниндидер автобус белән ниһаять Вилдан яшәгән шәһәргә килеп җиттем. Себердәге артык зур булмаган типовой шәһәрчек икән. Бар якта да нефть вышкалары, коелары калкып тора. Шәһәргә терәлеп үк диярлек торучы озын бер торба күккә ялкын телләрен сузган. Әллә ничек, куркыныч булып китте. Автовокзалда мине Вилданның вафаты турында телеграмма суккан Санька исемле иптәше каршы алды. Машинасы белән хатыны балалары янына алып кайтып, ашап- эчеп, бераз хәл алгач, эчемә җылы кергәндәй булды. Кинәт ни сорарга белмичә мин тынып калдым. Арада ниндидер салкын билгесезлек бар иде. Саня, тамагын кырып, сүз башлады.
-Витек, мы Вильдана между собой так звали, был хорошим мужиком. Деловым, конкретным. Правда, балагуром был. Вы, наверное, в курсе были, что у него была семья, да. Да, он всем бабам брехал, что разошелся, что бабы его все разводят, а он такой пушистый и мягкий. Ну, баб менял конечно, конкретно. А вас вот он действительно полюбил, ведь. Так и сказал: Санек, я втюрился. Она старше меня намного, но я ее, зараза, полюбил. И ничего с собой поделать не могу. Ну понимаешь, все бабы, девчонки перед ней, словно пластмассовые куклы просто, а она – огонь! Так вот он говорил про вас. И каждый раз, как только срывалась его поездка к вам, начинал страшно пить. Однажды, вообще хотел уже все бросить и переехать в Казань. Ведь мы занимались перегонкой нефтепродуктов в Татарстан, а оттуда сюда. Короче, раньше он очень часто бывал в Казани. Постоянные встречи с коллегами, да и стрелки с конкурентами проходили в Казани. Но, как познакомился с вами, дела почему-то стали валиться из его рук. Тут еще конечно конкуренты конкретно влезли в дела. Вы уж не подумайте, что я вас обвиняю в угасании бизнеса Вити. Никак – нет. Да, у него в семье постоянные скандалы были. С женой и тещей. Он ведь несколько лет тому назад отгрохал себе дворец, ну коттедж офигенный. Ну и теща захотела вместе с ними жить. Ну, как бы с внуками там, туда-сюда, чтоб помогать. Ну и пошли у них постоянные скандалы. Теща то все его подозревала, да дочку свою, жену значит Вити, все стропалила против него. Никак иначе, как бандюганом, она его и не называла даже. Не знаю почему вот он никак не решался после развода с женой, бросить свой коттедж и переехать в квартиру. Ведь у них и квартира в городе есть. Нет, он все время говорил, это мой дом, это моя крепость. Никому не позволю, выселить или вынести меня отсюда. Только если в могилу…
Санька авыр сулап куйды. Кул аркасы белән маңгаен уып алды да, тамагын кырып тагын сүзен дәвам итте.
-А он ведь последнее время вообще мечтал все бросить к чертовой матери и переехать в Казань, к вам. Понимаете, как его довели. Витя метался. Метался и не знал, какое решение принять. Да, последнее время постоянно за рулем был в нетрезвом виде. Водка его и погубила. Вот такая печальная история.
-Саня, я смогу посетить его могилу? Хочется с ним наедине побыть.
-Конечно, завтра часов в десять, как только я управлюсь с делами, я вас отвезу на городское кладбище. Кстати, мы ведь с ним компаньоны были. Близкие друзья и компаньоны. И после его смерти все проблемы приходится решать мне. А их, ой-ой-ой, много накопилось. Ну, ничего, я думаю, справлюсь.
-Извините, за некорректный вопрос, но его доля-то, наверное, жене перешла?
-Нее! когда только создавали совместное предприятие, все оформил на своего брата, так как он был в то время судимым, но условно освобожденным. А сейчас его брат находится в местах не столь отдаленных. Вот такая вот печалька. Ну сейчас конечно жена с тещей в суд подали, хотят оспорить все бумаги. Это меня не касается, поэтому я и не вникаю в их дела. Главное, чтоб бизнес работал и приносил прибыль, правда ведь?!
Мин дәшмәдем. Ире янында дәшми генә утырган хатыны Любага бераз ял итеп аласым килүен әйттем. Люба миңа алдан ук аерым бүлмә әзерләгән булып чыкты. Юлда да нык арыткан булган ахрысы, бераз гына ятып торыйм дигәнем иртәнгә чаклы тоташ йокыга әверелде. Вакыт аермасы да үзен нык сиздерде. Иртән уянып чыкканда аларча инде иртәнге ун тулып киткән иде. Тиздән Саня кайтып керде һәм без, кибеткә кереп кызыл розалар сатып алдык та шәһәр зиратына юл тоттык.
Кабер өстендәге веноклар, тере чәчәк букетлары салкында туңып бөрешкәннәр. Әйтерсең лә аларга кабер салкынлыгы иңгән. Саня минем хәлемне аңлап, зират буенча танышларының каберләрен караштырам дип китте. Мин Вилдан янында басып калдым. Өйтергә сүзем юк иде. Әйтерсең лә телем аңкауыма ябышты. Крестына кадаклап куелган фотосында да мин үзем белгән Вилданны күрмәдем. Бәлкем минем ул чагында күңел күзем сукыр булгандыр. Кырымдагы бергә уздырган көннәр һәм төннәр дә, Казандагы бергә булган бәхетле мизгелләребез дә һавадагы калын болытлар астына кереп югалган кебек булды. Кочагымдагы розаларны сак кына кабер өстенә салдым да Саняны эзләп тирә-ягыма карадым. Ул шуны гына көткәндәй, яныма килеп тә басты.
-Ну что, полегчало вам?
Мин җилкәләремне генә сикерттем, бер сүз дә дәшмәдем. Зират капкасыннан чыкканда калын болытлардан ишеп-ишеп эре кар бөртекләре коела башлады. Машина янына килеп җиткәндә безнең дә өсләребез ап-ак иде инде. Машинага утыргач кына күз яшьләрем елга булып ага башлады. Кабат зират ягына башымны борып карадым. Бу минем Вилдан белән гомерлеккә саубуллашуым иде...
Себердән кайтканда мин депрессиягә бирелдем. Үз тормышымнан, язмышымнан, матур, бәхетле минутлары бөтенләй дә булмагандай, гел каралык, сорылык кына эзли башладым. Тирә-яктагылар да гел мине сөйлидер, бәхетсез җан дип кызганадыр кебек тоелды. Ахыр чиктә, дустым Диана мине психологка җитәкләп диярлек алып китте. Ул депрессия дигәннәре, чыннан да авыр чир булып чыкты. Үзем дә медицина белгече булып, күп авыруларның сәбәбен һәм дәвалау методларын белсәм дә, депрессия дигән чирне минем йөрәккә кереп оялар дип һич күз алдына китермәдем. Ярты ел буена психолог ярдәме белән тренинглар узып, дәваланып, җәй башланганда мин инде элеккәчә көләч, шат йөзле доктор идем.
Йөзем шат, күңелем тыныч, кызым да инде үзенә лаек кияү егетенә тап булды дип шатланып, алда булачак туй мәшәкатьләре белән йөргән көннәремнең берсе иде. Ике кулыма ике зур пакет тотып лифт каршына килеп бастым. Лифтның әкрен генә аска төшкәнен көтеп, үз уйларыма чумып торганда ишек ачылып китте. Лифттан чыгучы таныш булмаган ир һәм үсмер кызга юл бирергә дип читкәрәк тайпылдым.
-Доктор апа! Доктор апа, исәнмесез, дип авызындагы бар энҗе тешләрен күрсәтеп кыз мине кочаклап алды. – Мин башта аптырап киттем. Клиникада бик күп балаларның тешләрен дәваларга туры килгәнлектән, танымый тордым . Кыз янындагы ир, елмаеп миңа кулын сузгач кына исемә килдем. Минем төзүчем бит бу! Әйе, әйе нәкъ үзе, тик кызы гына шактый үсеп киткән, авызындагы черек сөт тешләре дә энҗеләргә әйләнгән.
-Ә мин сезне шундый сагындым, доктор апа! Әтинең колак итен ашап бетердем инде мин, әйдә доктор апаларга барыйк инде дип.
Миңа шундый рәхәт булып китте. Кулымдагы пакетларны төзүчем кулына тоттырдым да, ишек төбеннән борылып китмиләр, әйдәгез, өйгә керәбез, бергәләшеп чәй эчәрбез, сөйләшеп утырырбыз дип, инде ике-өч тапкыр ачылып-ябылырга өлгергән лифтка керергә чакырдым.
Чәй эчеп кунак бүлмәсенә чыгып утырдык. Кунак кызым миңа сыенып ук, кочагыма диярлек кереп утырды. Ирексездән аны үземнең кызымны кочкан кебек кочаклап алдым. Йөрәгем әллә нишләп киткән кебек булды. Сулкылдап авыртып куйды. Кызчык башын күкрәгемә куеп тын калды. Аннары, мин бит сезне шундый сагындым. Сезне Казанда минем әнием яши дип классташларыма да әйтә идем. Ялганлый идем инде.
Әтисенең кыенсынып кызын бүлдерергә тырышуына мин дә елмаеп кына, мин дә сезне сагындым бит, дидем. Кызчык тагын, чынлапмы, дип сорап башын күтәреп күзләремә карады. Аның күзләре шундый моңсу һәм шул ук вакытта миңа шундый зур ышаныч белән карый иде. Мин түзмәдем, кызның чәчләреннән чак кына үбеп алдым да, әйе, дип пышылдадым.
Төзүчем Башкортстанга күчеп киткәч шәхси йортлар төзү буенча башта бригада оештырган, аннары кече предприятие ачып җибәргән. Эш рәтен белгән оста буларак, заказлары да күп, эше дә уңышлы бара икән. Тик кызының Казанны сагыну хисе көчле булганны сизеп алып, эшенең иң тыгыз вакыты булса да, кызын Казан күрергә алып килгән. Казанга килүгә үк кызы мин Казанны түгел, доктор апаны сагындым, әйдә аның янына кунакка барыйк дип үтенгән. Бик кыенсынсам да кызымның теләген үтәми булдыра алмадым, дип, төзүчем кыенсынып карашын читкә алды. Сиздерми генә караңгы төште, күк йөзендә йолдызлар кабынды. Кунакларымны мин кунакханәгә җибәрергә теләмәдем. Урын җитәрлек, әле сөйләшер сүзләр дә бар, йокы алдыннан, әйдәгез урамда йөреп керик, дигән тәкъдим ясадым.
Элеккеге кебек урам буйлап клиникага хәтле, аннары кире өйгә таба атладык. Кыз икебезне дә җитәкләп, нәк теге вакыттагы кебек, менә минем дә хәзер әтием дә әнием дә бар, дип пышылдады. Миңа, чынлап та, алар белән рәхәт иде.
Төн буена йокламыйча уйланып чыктым. Әгәр дә миңа төзүчем минем кулымны сораса, бергә булыйк дисә, ни дип җавап бирергә белми бер яктан икенче якка әйләнгәләдем, боргаландым. Үз-үземә елмаеп, әле сине кияүгә алам дип торучы юк бит, җүләр хатын, дип тә уйладым. Дустым Дианага шалтыратып хәлләрне бүлешәсе, аның фикерен беләсем килсә дә чак тыелып калдым. Ошатмас, картаеп барасың, сиңа нигә кеше баласы, проблемаларың аз что ли. Скоро оныкларың туа башлар, дип пыр туздырыр дип уйладым...
Алдагы ялларны өчебез генә түгел, дүртәүләп кибетләрдә туй бүләкләре юллап уздырдык. Кызым минем иске танышларымның килүенә чынлап та бик шат иде. Кызларның яшенә карап та тормыйча үзләре генә белгән серләре секретлары да бар булып чыкты. Алар бездән аерылып китеп “это наш секрет” дип каядыр китеп бардылар. Без икәү генә калдык. Дулкынланудан кулларым тирләп чыкты, тамак төбенә әллә каян ниндидер төер килеп утырды. Күз кырые белән генә аны күзәтәм. Ул да мине күз кырые белән генә сыный, күзәтә булып чыкты. Шул чак күз карашларыбыз очрашты да икебезгә дә бик кызык булып китте.Икәүләшеп шаркылдап көлеп җибәрдек. Арадагы киртә юкка чыкты...
Кичке поезд минем кадерлеләремне Башкортстанга алып китте. Тимер юл вокзалында озатканда төзүчемнең күкрәгенә сыенып озак итеп басып тордым. Аның йөрәге күкрәк читлеген ертып чыгардай булып шашып тибә иде. Ул мине иягемнән тотып битемне үзенен битенә якын ук китерде дә, чык миңа кияүгә. Мин гел син дип яшәдем, диде. Мин, риза, дип баш кактым. Кызчык безнең икебезне дә кочты да, ураа, скоро мы обратно в Казань переедем. К маме, дип кычкырып җибәрде.
Әйе, кызымның туен без бергәләп уздырдык. Алар туй сәяхәтенә киткәч, өчәүләшеп ЗАГСка барып тыныч кына без дә язылышып кайттык. Миннән дә бигрәк дустым, сердәшем Диана минем өчен шат иде. Ирем, минем төзүчем, Башкорстандагы бизнесын тагын да җәелдереп җибәреп Казанда да фирмасы йортлар төзи башлады. Үзебезгә дә шәһәр читендә йорт салып, без шунда күчендек. Кызыбызны иртән мәктәпкә үзем илтәм, кичен үзем алып кайтам. Бар назымны ана җылысы күрми үскән кече кызыма бирдем. Аның әнием, әнкәем, дип йөгереп килеп мине үбеп китүләре, кәефем булмаган чакларда, әтисенә дә, син әнине аптыратма, әнинең кәефе юк бүген дип, минем өчен борчылулары йөрәгемә сары май булып ятты. Бәхетле булыр өчен сиңа ни кирәк дип сорасалар, мин – пар канатым , балаларым янымда булып, барыбыз да сау-сәламәт булсак, миңа шул җитә дияр идем.
... Кияүгә чыгып та бәхетле булмаганнар бар, ялгыз яшәп тә мин бәхетле диючеләр бар. Һәркемнең үз юлы, үз сукмагы. Бергә салган сукмаклардан тыныч кына алга атлыйсы иде әле...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев