ХИКӘЯ 2 ӨЛЕШ
Әсхия Абдуллина-Костикова
Ай күрде-кояш алды, дигәндәй, атналык ялымның ничек узып киткәнен сизми дә калдым бугай, чөнки Казанымда эш белән болгавыр булып ял итәргә дә, ир-атның җылы куенында иркәләнергә вакыт таба алмый идем. Ир-ат дигәннән, аның бит әле җылы куенлысын каяндыр эзләп тә табарга кирәк, коллегалар, дуслар “фии” дип борын чөерерлек яисә кызыгырлык та булмаска тиеш ул. Шулай итеп, гел эш белән мавыгып, мин инде беркайчан да мондый рәхәтлекләрне татырмын дип уйламый да идем. Вилдан, чукынчык, тәмле теле белән генә юмалап калмады, Кырымның иң матур җирләренә сәяхәт тә иттерде, диңгез корабында да йөздерде, кыскасы, ял көннәрем мизгелдәй узды да китте. Ә мин инде, Казанга очучы самолетымда Вилданның тиздән Казанга кайтып урнашачагы турындагы хыяллар белән йокыга бирелдем. Самолет та диңгез дулкыннары кебек сиздерми генә тибрәлдереп кай арада Казан аэропортына килеп тә төште. Юлга чыкканда бер кечкенә сумкадан гайре багажым булмаса, кайтканда инде минем дә кулымда үзем биеклеге зур чемодан иде. Туган ягымда үзебезнең якның чеп-чи әрмәне “ә”дигәнче мине өйгә кайтарып та җиткерде.
Кайчан кайтачагымны кызыма хәбәр итәргә онытмаган идем, чөнки яшьләрнекен кем белә, ул мине җыештырылган өй, юылган савыт-саба, пешкән токмачлы аш белән каршы алды. Эх,сагынылган икән шул үзебезнең кул токмачы салынган майлы сыер итле аш! Кызым белән без гомер буе дус кызлар кебек булдык, шуңа да йөрәгемне яндырган яңалыгымны, ягни Вилданга гашыйк булуымны, аның тиздән Казанга минем янга күченәчәген кызыма сөйләп бирдем. Кызымның, билгеле, бу хәбәргә ике күзе шар булды. Диңгез буе маҗаралары турында бихисап кинолар караган, китапларда язылган мавыктыргыч әкиятләрне укыган кызым, яшь булса да минем ният-планнарны бик өнәп бетермәде. Шулай да, ай, әни син ялгышмыйсыңмы, әти вафат булганнан бирле безнең ишекне ачып кергән ир кеше булмады бит, дип шик астына куйды. Әйе, моннан унбер ел элек ирем Марс сөяркәсе белән машинасында авариягә эләгеп вафат булганнан соң безнең ишекне кагучы ир-ат булмады. Кызым да аның нинди апа белән бергә вафат булганын ул чакта аңлап та бетермәгәндер. Еллар узган саен без һаман бу теманы читләтеп узарга тырыштык. Шулай да егерме яше тулган көнне кызым турыдан-туры , әтинең хыянәтенә син ничек түзә алдың, ник син аны куып чыгармадың, ник аерылышмадыгыз дигән сораулар биреп, минем ушымны ала язды. Мин инде , беренчедән, һич көтелмәгән сорауларга ничек җавап бирергә белмәдем, икенчедән, кызымның безнең ике төрле тормыш алып баруыбыз турында хәбәрдар икәнлегенә шаккаттым. Авыз эченнән генә ничектер мыгырданып җавап кайтарган булдым, анысы, тик, мин бит бу сорауларга җавапны үзем дә белми идем. Иремне күмеп кайтканчы ук минем күңелем ир-атларга карата суынган иде инде. Миңа берәрсенең кулы кагылып китсә дә ут-ялкыннар чәчәргә генә тора идем. Кая инде ул якынлыкка бару, җитмәсә, миңа карата нинди дә булса игътибар күрсәтергә тырышкан бар ирләр дә хатынлы иде. Ягъни нәк минем ирем төсле хатыннарына хыянәт итүче я булмаса хыянәт итәргә маташучы оятсыз ирләр иде. Бу комплекс миндә әле бик озак еллар яшәде. Шулай да соңгы ике ел эчендә ир-атларга карата булган шундый салкын карашым бераз җылына да башлаган иде. Гап-гади бер ирнең тешләре сызлап миңа тешләрен дәваларга йөрүеннән башланды ул. Төзелештә бетончымы, төзүчеме булып эшләүче бу ир бик кыенсынып кына теш дәвалау кабинетына килеп керде. Креслога утыруга ук ул миңа кай ягы беләндер, ошап куйды. Без табиблар булсак та, иң беренче чиратта кеше бит инде, хатын-кыз. Авыруларны, пациентларны ничек кенә авыру дип кенә кабул итсәк тә аларның йөзенә, тышкы кыяфәтенә игътибар итми мөмкин түгел. Авыртынуы, теше сызлавы йөзенә чыккан бу ирнең шомырт кебек кап-кара күзләрен йомып минем алда тын калуы минем каткан күңелне нечкәртеп җибәрде. Авыруның хәлен җиңеләйтергә тырышып, нык сызлыймени, дип сорап куйдым. Ир башын чайкап куйды. Тешләрен тикшергәннән соң кайсы теше сызлавы ачыкланды. Вакытлыча дәвалап тагын килү көнен билгеләп бу авыруны ишеккә кадәр үзем озатып куйдым. Аның артыннан ук ишек ябылуга артыннан чыгып кычкырасым, мин сезнең тешегезне бүген үк дәвалый алам дип кычкарасым килде. Тыелып калдым. ..Ике көн әллә ничик кенә узып китте. Төзүче ир тагын кабинетымның ишеген шакыды. Аның авызында казынганда бу ирне нишләптер башыннан сыйпап юатасым килеп китте. Тыелып калдым инде. Әле бит янымдагы шәфкать туташыннан да кыен. Тагын ике көннән күңелемә кереп оялый башлаган бу ирне иң соңгы пациент итеп кабул иттем. Артык проблемалар булмаячак, теләсәң иртәрәк кайта аласың, дип һични булмагандай, шәфкать туташын да вакытыннан алда эшеннән кайтарып җибәрдем. Тешләр дәваланып бетте, инде пациентны озатырга да вакыт, әмма минем аны һич янымнан җибәрәсем килми. Каршысында утырган көе берни булмагандай, үз тормышымны сөйли башладым. Ул да урыныннан кузгалырга да кыймыйча сүзсез генә, күзләрен ярым йомган көе минем сөйләгәнне тыңлады. Сөйләвем шактый озынга сузылган иде, күрәсең, ир, гафу үтенеп, кесәсендә туктаусыз бызылдаган телефонын кулына алып, СМСяза башлады. Мин дә үземнең бер белмәгән кеше алдында артык ачылып китеп әллә ниләр сөйләп ташлавыма кызарынып, гафу үтендем һәм, һич кирәксезгә, хатыныгыз борчыладыр дип сүз кыстырдым да урынымнан сикереп торып, медицина инструментларын җыя башладым. Ир дә урыныннан торып, юк, юк, бу балалар бакчасыннан, кызыгызны кайчан килеп аласыз дип шалтыраталар. Мин кызым белән генә яшим бит. Башка алыр кешебез юк. Гадәттә мин беркайчан да аны алырга соңармый идем. Сез мине гафу итегез инде, мин чабыйм. Кызым бик сагынгандыр, дип ир йөгереп диярлек кабинеттан чыгып китте.
Миңа кызын алырга соңга калган ир дә, ир җылысы күрми гомер иткән үзем дә бик кызганыч булып китте, теш дәвалау кабинетын эчтән бикләп туйганчы күз яшемне түктем дә мин дә кайтырга юнәлдем...
Шуннан соң бер атна уздымы икән, хәтерләмим, иң соңгы клиент артыннан минем теш дәвалау кабинетына бер кулына чәчәк букеты тоткан, икенчесе белән биш- алты яшьләр чамасындагы кызын җитәкләгән теге төзүче ир килеп керде. Алдагы сөт тешләре ярымчереп коелган авызын ерып торган кызчык нәкъ әтисенең копиясе иде.
-Кызым, менә шушы матур апа минем авырткан тешләремне дәвалады да инде. Без сезгә күп итеп рәхмәт әйтергә кердек. Кызымның доктор апаны да бик нык күрәсе килде.
Ир тагын кыенсынып күзләрен аска төшерде. Мин исә дулкынланудан тирләп чыктым.
-Минем дә тешләремне матурлыймы доктор апа, дип, кыз әтисенә сораулы караш ташлады.
-Белмим инде, үзең сорап карасаң гына.
-Доктор апа, минем дә тешләремне карагыз әле. Әти сездә тешләрен дәвалагач, гел сезнең турыда гына сөйләп торды.
Кызчык сорагач, шаяртып булса да аны креслога утыртып тешләренә игътибар иттем.
-Синең сөт тешләрең урынына тиздән энҗе кебек матур тешләр үзләре үсеп чыгачак. Ә бу иске тешләреңне теш феясы үзенә истәлеккә алачак. Син бит бу тешләрең белән дә бик матур. Әтиең төсле, дип әйтүемне сизми дә калдым.
Өчебез дә минем бу сүзләрдән шаркылдап көлеп җибәрдек. Арабызда булган киеренкелек тә юкка чыкты. Кайтыр юлга өчәүләп кузгалдык. Гаиләләренең бар серен дә миңа Ясминә сөйләп кайтты. Кайвакыт әтисенең кызым, доктор апага болар кызык түгел, җитте инде бытылдама дигәненә каршы, минем башка сөйләр кешем юк бит, әтием, воспитательләргә мин инде әллә кайчан барысын да сөйләдем, ә доктор апа боларны белми бит. Белмәгәч, ул бит кунакка да килмәячәк, дип олыларча җавап бирде дә нәни кулы белән бер яктан мине икенче яктан әтисен җитәкләде.
-Ля-ля-ляляляя, мин дә хәзер әти-әниле кебек! Верониканы, Галияне гел әтисе белән әнисе килеп алалар бакчадан, аннары ике яктан җитәкләп аны сикертә-сикертә кайтып китәләр. Ә мин аларны тәрәзәдән карап калам. Их, Галия күрсен иде мине, я Ромик күрсен иде. Но, Ромикның әнисе бар, только әтисе юк. Аны да ике яктан җитәкләмиләр.Ля-ля-ляляляя . Кызчык безнең кулларга асылынып сикергәләп кайта торгач, мин инде үзем яши торган торак комплексына да якынайдым. Кинәт кенә аерылып китәргә базмыйча, бәлки сезне автобуска хәтле озатып куяргадыр, дип тәкъдим иттем.
-Борчылмагыз, зинһар, мин бит машина белән килгән идем. Менә сезне озатып куябыз да кире сез эшли торган поликлиника янына йөгерәбез, әйеме, кызым! Аннары выжт итеп кайтып та китәбез. Кызым, доктор апа белән матур итеп саубуллаш әле.
-Доктор апа, сау булыгыз. Сез безгә кунакка килегез. Минем шундый матур уенчыкларым, курчакларым бар. Доктор курчагым да бар минем. Без бергәләп уйнарбыз. Аннары бергәләп чәй эчәрбез, әйеме, әтием.
Кызчыкның шундый эчкерсез аралашуы кәефемне күтәрде. Һичшиксез кунакка киләчәкмен, дип ышандырып,мин үземнең подъездыма кереп киттем.
...Бер генә бармадым мин аларга кунакка. Алар да берничә тапкыр бездә кунакта булдылар. Кызы балалар бакчасында чагында аларның фатирында сөешүләр дә, кунакханә номерында икебез генә ял итүләр дә вакытлыча иде. Тик ниндидер билгесез сәбәпләр безне кушылудан тыеп килде. Бер-беребез белән ачыктан-ачык бар темага сөйләшсәк тә бергә булу уен мин күз алдына китерә алмадым. Кызын иренә калдырып икенче иргә ияреп чыгып киткән хатыны бервакыт акылына килеп кире кайтыр да, безнең барлы-юклы мөнәсәбәтләрне тамырыннан йолкып алыр, җимерер дигән уй да йөрәктән китмәде. Бер-беребезгә ничек кенә җылы карашта булсак та, йөрәкләр бер-берсенә тартылса да без бергә була алмадык- ул, кызын мәктәпкә бирер алдыннан Башкортстанга әниләре янына күчеп кайтып китәргә мәҗбүр булды. Шуның белән безнең пыскып янган йөрәк уты да сүрелде, көле генә калды.
Ә Вилдан башка иде. ..
Дәвамы бар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев