Сөю шулдыр... (1)
Алар ямьле җəйге көндə шау чəчəкле болында йөри. Кояш көлеп карый, күбəлəклəр оча, чəчəклəрнең хуш исеннəн башлар əйлəнə. Янда гына чикерткə кычкыра, агачларда кошлар сайрый. Гүя бар галəм алар өчен генə, бар табигать аларга бəхет тели сыман. Ə алар бəхетле! Əнə ничек ярсып тибə йөрəклəр! Алар шушы бəхетнең һəр минуты, һəр секунды өчен рəхмəтле! Чəчəккə кунган күбəлəк сыман, кыймылдасаң, бу бəхет очып китəр, дигəндəй, тын да алмый, чиксез зəңгəр күккə карап, болын бишегендə, юк, бəхет бишегендə тибрəлəлəр. Менə алар торды да, яланаяк, җитəклəшеп, болын буйлап йөгереп китте. Җəйге җил битлəрдəн сыйпый, чирəм аякларны кытыклый, кояш нурлары күзлəрне камаштыра, ə алар йөгерə, үз бəхетлəренең каршысына йөгерə. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2025-04-07/dilb-r-israeva-s-yu-shuldyr-1-4186664?utm_source=odnoklassniki&utm_medium=social&utm_campaign=54255040331778
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев