Предыдущая публикация
Туган якны шундый сагынамын ,
Сагынуны сездән яшерәм .
Сагындыра , авыл урамында ,
Яңа үсеп чыккан , яшь үлән .
Туган яклар шундый сагындыра ,
Күк күкрәве , яуган яңгырлар .
Туган яктан миңа сәлам булып ,
Явып үтәр ,ләйсән яңгырлар .
Явыр алар , шыбыр - шыбыр килеп ,
Киемемне , тәнне чылатып .
Ләкин сагыш , күңелдәге сагыш ,
Бер елатыр әле , елатыр .
Туган якны шундый сагынамын ,
Күзләремдә яңгыр тамчысы .
Төшләремә кереп уяталар ,
Яшеннәрнең утлы камчысы .
( Гайнанов И . )
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1