Бәхет -
күп тә...
аз да...
булалмый...
Бәхетне -
сатып та…
алып та…
булмай !
Әмма, ләкин... инсанны бәхетле итү өчен- игътиярлы... мәрхәмәти иътибарлы күңеленә инанып, БӘХЕТНЕ !- чын күңеленнән бүләк итүчеләр дә була икән ләса ?!..
Һәм, барыбердә... фани дөньялыгыбызга да - җәннәт бар икән !!!
Киров өлкәсе, Малмыж районы, Яңа Йөрек авылында яшәүче- Гарифабану апа Сагадатуллина бик күп китап һәм җырлар(шигърият- сүзләр) авторы, иҗат әхеле, тиктән дә үзе өченгә дә кысан вакыт аралыгыннан, минем өченгә вакыт табып, өебезгә килеп, хәлләремне белешеп... иҗади яңалыкларыма күз салып.... иҗат дулкыннарында әңгәмәләрен бирә... Алла рәхмәте булсын Гарифабану апакаебызга ?!...
Көннәрдән- бер көн, күңел көзгемнең асылын аңлап, Ана мәрхәмәте игътибары илә...
Италиянең Неаполь шәһәренә яшәп иҗат итүче шагыйрә- Алия ханым Султан(Насибуллина) туган төбәге Чакмагышка кунакка кайтуында-
Гарифабану апакаебыз белән бергәләп минем кырыма килеп, үтә дә гүзәл, җылы, самим, изге иҗади тәүге очрашуыбыз(гомерле дәвамлы булсын, Раббем) булды.
Шундаен олапт язучыларыбыз үз түгәрәгенә- мине- үз газизләре иттеләр.
Аллаһыбыз, минем өчен- фанилыгымдагы дөньябызга- җәннәтеннән урын бирде.
Алия ханым Султан(Насибуллина),
Гарифабану ханым Сагадатуллина- һәр икегез, иң - иң - иң җылы рәхмәтләремне кабул итсәгез иде...
*** *** *** ***
БЕР ҖЫЛЫ СҮЗ ҖИТӘ...
Күңелләргә җан өрергә...
бер сүз җитә,
Яшәвеңә көч өстәргә...
бер наз җитә.
Кояш мәңге сүнмәсенгә...
бер нур җитә,
Мәрхәмәтләр...
тормыш гөлен...
сулмас итә.
Төгәл итеп көтә белсәң...
бәх(е)тең җитә-
Шатлыкларың...
бүләк эстәр мәхфуз җитә !
Көннәр...
айлар...
еллар...
бәлкем...
гомер җитә-
Куанычлы өлешеңне - бәрхет итә !
Ашкынмәле соңармаең...
мизгел җитә
Хыялыңа иңәлмәгән - балыш җитә !
Җәннәтләр дә -
дөньялыкка иңеп җитә,
Бу галәмдә...
бар мәхәббәт дәвам итә !
Мәхәббәттән - мохабәткә…
күпер…
лазым,
Җуелмаслык сафлы торыр…
ямьле язым !
Иңнәремез…
пар катын кагып оча-
Бәгырьләрне...
сөюебез балкып коча !
Миләүшә Әхмәдуллина
Күкшел 18.09.2019
Мәхфүз- озакка хәтердә калу;
Эстү- теләү;
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4