Каен да ачы җилләргә сыгыла, әмма да сынмый!!
Кешеләр генэ сындыра бит аны, кешеләр генэ елата, кешеләр...
Эх, бу тәгъдир-язмышны, кирәкмәгән уй-фикерләрне, йөрәк күңелне битәрли торган хисләрне...
Кешеләрнең күңелләре ачыргаланып сызлавына, авырту-сыкравына түзеп булмаган чаклары еш була... Ничек кенә тынычландырып карасак та, яхшы уйлар уйларга тырышсак та, булдырып булмый шул... Күзләребездән яшьләребез бәреп чыга, күпме түзеп тора-тора да ачыргаланып-ачыргаланып бит буенча ага. Әллә күңелдәге бөтен авырлыкны чыгара, әллә киресенчэ сагыш-моң белән тутыра...
Бар да әйбәт булачак, бәлки, азрак сабыр итеп, түзәргә кирәктер, бәгърем!..дип тынычландырабыз... Без бит күңел түре белән бар да яхшы булачагына инанабыз, юк...хәтта беләбез!
Кайчагында кешеләрнең нигә каенга барып сырылганнарын аңлап бетерми идем... Ул бит болай да нечкә, зифа, аңа бит безсез дә бик авыр сыман тоела иде... Ә кеше исә күңел сагышына, йөрәк сыкравына түзә алмыйча, уй-хисләрен йөгәнли алмаганга, аны аңлардай кеше заты булмаганга, аның эч серләре, кайгы-сагышлары башка берәүгә сыймаганга, каенга барып сырыла икән бит.....
Кеше күңеле нәкъ каен агачыдай нечкә шул...
Шул зифа буйлы каенда үзен аңлардай тиңен куреп, аны аңлаячагын күңеле белән сизеп, барып кочаклый, үксеп елый-елый эч-серләрен сөйли, уй-хисләрен ачып сала, ышанып сөйли, башкалар белмиячәген белеп серләшә...Шулчак аны аңлаучы, тыңлаучы булуын күреп, җиңел булып киткән сыман тоеладыр..
Ә шулай да ул уй-фикерләр, сагышлар, хисләрдән качып булмый икән шул, алар синең белән, алар һәрчак синең күңелеңдә, йөрәгеңдә. Шул бер выкыт кына дәвалый аладыр Кешене. Әмма тагын күпме вакыт һәм шуның белән бергә сабырлык-түземлек кирәк икән!!! Кайчагында ул вакыт кешеләрнең тормышына да бәйле була ала.... тормыш бит кыска да булырга мөмкин.
Кешеләрем, кадерле Кешеләрем минем!!!
Рәнҗетмәгез бер-берегезне, җәберләмәгез, күңелләргә каты бәрелмәгез!!!
Әйтәсе килгән фикерләрегезне матур итеп әйтегез, белдерәсе килгән изге матур хисләрегезне яшермәгез, белдерегез!
Тормышыгызны гүзәл мизгелләр белән бизәгез, яратыгыз!
Дусларыгызның кадерен белегез, хыянәт итмәгез!
Бер-берегезне аңлагыз, бер-берегезне тыңларга, ишетергә тырышыгыз, күңелләрегезне яраламагыз!
Сөегез-сөелегез, жаваплы һәм ләззәтле мәхәббәт хисләрендә яныгыз!
Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән тормышыгызның һәрбер мизгеленә шөкер кылып яшәгез!!!
Болай да сагышлы каеннарга барып сарырлык булмаслык итеп яшәгез!!!
Сыгылсагыз да, сынмагыз!!! Каен да ачы җилләргә сыгыла, әмма беркайчан да сынмый!!
Кешеләр генэ сындыра бит аны, кешеләр генэ елата, кешеләр...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 18