Аида ХайртдиноваТүгәрәк күл буендагы яланда быел да печән уңды. Дүрт бертуган Мөнәвир, Мөнир, Айтуган, Иштуган килеп тәүге тезмәгә кул салганда чык та кипмәгән иде әле. Җиденче дистәне ваклаган әтиләре Яхия карт килеп күл ярының көнчыгышында үскән юкә төбендә учак ягып, суына мәтрүшкә, карлыган яфрагы салып кайнатачак чәен өлгерткәнче егетләр тезелешеп басып кемузардан берничә рәт тезмәне салып та куйдылар. Печән калын булгач егарга да күңелле, дип чаба туганнар.Бүген ял көннәре. Район үзәгендә төрле оешмаларда эшләгән туганнар һәр җәйдә чабарга рөхсәт алу белән кайтып әтиләренә печәнне эш теп бирәләр. Туксанынчы еллар башында һәр хуҗалыкка бер гектарга кадәр мәйдан печәнлек бүлеп бирә башлагач, янәшәдәге Имәнлек басуындагы күпúеллык үлән җирләрен өләшеп æирәбә тартканда Яхияга шушы күл буе яланы чыкты. Табигый печәнлеккә сөенеп бетә алмады карт. Мәйданы да төгәл бер гектар.Тирләп-пешеп икешәр рәт чыккач, бераз хәл алдылар да, артларыннан тау кебек өелеп калган тезмәләрне таратып чыктылар. Җәйге көннәр озын булса да, кояш та шактый күтәрелеп кыздыра башлады. Ул арада Яхия карт урман чәен өлгертеп улларын чәйләп алырга чакырды. Әниләре таң белән торып әзерләгән сый салынган төенчекне чишеп, сыйланып алгач күлдә су коендылар. Аннары вакытны озын-озакка сузмый эшләрен дәвам иттеләр. Бишесенә җиде чалгы алып килгән печәнчеләр әтиләренә селтәнергә ирек куймадылар. Әзмәвердәй баһадирлар еккан куе үлән чалгыларны бик тиз үтмәсли. Картның әле бер улы, әле икенчесе килеп чалгысын тәпәтә дә, чаæ-чоæ янып эшен дәвам иттерә. Читтән карап торганда шундый рәхәт, җай белән эшлиләр сыман. Әйтерсең лә, печән үзеннән-үзе егылып бара. Ә шул үләннең чабылып аугандагы тавышына кушылган чалгы чүкегәндә тирә-юньгә таралган бер төрле тансык чыңлау җәйнең кабатланмас бер бизәге булып күңелгә билгеле тынычлык, рәхәтлек өсти.Аруларын «онытып» печән чапкан минутларда кинәт Мөнирнең тавышы күл буйларын, якындагы урманны ярып үтте:—Елан!—Тузбашмы, кара еланмы?—Кара елан!—Утер! Утер!—Чалгы кулыңда бит, чап та, үтер! — диеште Айтуган белән Иштуган.—Кагылма! Ялгыша күрмә, Мөнир! Кайда ул? — Мөнәвир, чалгысын тезмәгә батырды да, битендәге тирен күлмәк итәгенә сыпыра-сыпыра энесе янына ашыкты.—Менә! Шушы корып ауган карт нарат төбендә уралып ята. Аның зурлыгы! Курыкмый да бит, ичмасам...—Утерик! үтерик! Бер булса да елан кимер...—Юк, туганнар, кагылмыйбыз еланга. Безгә аның бер зыяны да юк. Күрмисезмени, көн эссесенә ничек хәлсезләнгән, уралып яткан, бахыр. Хәле булмаганга кача алмый... Мин бәләкәй чакта Лагерь басуында әтиләр колхоз печәнен чапканда әтисе белән килгән Сәрвәр абый да кара елан тотып, көлә-көлә таякка урап янган учакка салган иде. Ул елан да әлегесе кебек хәлсез, һушсыз иде... Кем белә, Сәрвәр абыйны әллә гел шул елан рәнҗеше тоткандыр... — Иң олы туганнары Мөнәвирнең сүзләреннән Мөнир дә, Айтуган белән Иштуган да, читтәрәк басып торган Яхия карт та өнсез калдылар. — Сәрвәр абыйга ул вакытта 14 — 15 яшьләр иде, ә мин, 6 яшьлек бала... Шул еланның үрсәләнеп учакта янып һәлак булганы әлегедәй күз алдымда. Бу хәлне әлегәчә берсенә дә сөйләгәнем юк иде...***1970, 1973 һәм 1975нче елларда туган Мөнир, Айтуган һәм Иштуганга тетрәндергеч тәэсир итте Мөнәвир абыйларының сүзе. Ни дисәң дә, авылдашлары Сәрвәрнең язмышы һәммәсенең күз алдында үткән гыйбрәтле вакыйгалардан тора....Хәрби хезмәттән кайткач та, колхозда шофер булып эшли башлаган Сәрвәр, ерак юлга командировкага баргач, бер 15 яшьлек кызны көчләүдә гаепләнеп 5 ел утырып кайтты. 27 яшенә ярты башына «бәс» кунган Сәрвәр анда да тәүбәгә килмәгән иде. Күрше район үзәгенә барып эшкә урнашты. Ике ел дигәндә үзеннән 17 яшькә өлкән хатын белән кавышты. Хатынның тәүге никахыннан туган унбиш яшьлек улы Алмаз белән бер дә килешә алмадылар. Узенең кызы Айсылу тугач, бөтенләй чыгырыннан чыкты Сәрвәр — буй җитеп килгән малайны күзенә күрсәтмәс булды. Юк-бардан тавыш чыгарып, һәр көнне гауга кубарды. Узенчәлекле холыклы үсмер дә, озак түзә алмады, телдән-тел, кулдан-кул узды, каршы җаваплар да кайтара башлады. Ә бер кичтә, бәрәңге күмгән мәлдә котырыну чиген үткән Сәрвәр Алмазга пычак кадады... Әле дә ярый, күршеләре уяу, вакытында күреп калып, хәлне аңлап, ашыгыч ярдәм чакыртып егетне дәваханәгә озаттылар. Бавырына катлаулы операция үткәреп егет аякка басты. Бу канлы вакыйга Сәрвәрне 7 елга туган якларыннан аерды...Чираттагы срогын тутырып кайтканда, Айсылуы сигез яшьлек иде, Алмаз хәрби хезмәттә йөреп кайтырга да, техникум тәмамлап, әтисенең бертуганы яшәгән калада ару гына эшкә урнашырга да өлгергән иде.Тәнзилә ханым арытабан араларын өзәргә дигән катгый карарга килеп каршы алды ирен. Ир уртасы яшен узган, авылда әти-әнисе дә гүр ияләре булган, Тәнзиләсеннән дә колак какса бер барып төртелер җире калмаган Сәрвәр, бу хәлне үтә авыр кичерде. Атна буе урам буйлап йөреп, элекке танышлары белән күрешеп, сөйләшеп чыкты, август аеның соңгы көннәрендә таң алдыннан хатынын да, кызын да буып үтерде дә, лапаска менеп асылынды...«Сезгә дә кешечә яшәргә ирек бирмим, үзем дә китәм...» дигән сүзләр язылган дәфтәр битен учына йомарлаган иде...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 14