Предыдущая публикация
Агач башын көчле җилләр бөгә,Кеше башын язмыш җилләре.
Тормышында була шундый көннәр,
Таш баскандай була иңнәрне.
Яшәргә дә көч калмаган сыман,
Гаҗизлектән йөрәк өзелә.
Көтмәгәндә җанны сагыш сарып
Өмет нуры сүнә йөзендә.
Бирешергә юк ярамый икән,
Кайгы җиле какса ишекне.
Вакыт кирәк, куып таратырга
Күңелендә булган бар шикне.
Артык борчылырга юк ярамый,
Бер почмакка куып үзеңне.
Сынаса да язмыш кабат-кабат,
Була белү кирәк түземле.
Без кайгырып нәрсә үзгәрә соң,
Үткәннәрнең кагып тузанын.
Алда барыр юллар якты булсын,
Ник урарга кат-кат узганын.
Кайгы җиле берчак тына бит ул,
Кояш чыга, дөнья ямьләнә.
Якты киләчәккә өмет баглап
Яшәргә дә әле, яшәргә!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 8