Күршеләр(Булган хәл)
Хәбиб белән Хәбирнең йортлары урам аша, тәрәзәләре дә кара-каршы. Хәтта өйләре дә охшап тора бит әле, аерма тик шунда гына, Хәбирнең йорты Хәбибләргә карап тора, ә Хәбибләрнеке, киресенчә, Хәбирләргә карый. Көндәшләр алар, шуңа да бер-берсеннән калышмыйлар, берсе нишләсә, икенчесе шуны ук эшли. Ә исемнәренә игътибар итмәгез, очраклы рәвештә генә охшаш туры килгән.Монысы пүстәк, иртәгә сайлау – менә монысы зур бәйрәм. Югары советка депутат сайлыйлар. Йоклап калырга ярамый, ничек тә иртәрәк барырга кирәк. Хәбир агач аяклы булса да шәп йөри, иртә тора, ул кузгалганчы барып басарга кирәк чиратка. Чиратка түгел, чиратның башына, иң беренче булып. Беренче сайлаган кешегә бүләк бирелә ләса. Ю-юк, быел Хәбиб беренче булырга тиеш, ул эләктерергә тиеш бүләкне. Иң мөһиме, бар халыктан алда торырга. Нинди җаен табарга соң?Хәбиб әйбәт кенә чыбык табып алды. Озак йөрде ул йорт уртасында җаен туры китерәлмичә, ниһаять, әтәчнең батырланып якын йөрүен күреп, бар ачуы белән сыртына сыдырды. Теге мескен пыр-р итеп кенә калды,“ә” дигәнче абзар башында иде.- Эләктеме, кикрекле будильник, иртәгә иң беренче мине уятмасаң, мин сине болай гына итмәм. Мин сине пычак белән таныштырырмын! Ишеттеңме, пәри калдыгы?Әтәч эндәшмәде. Хәбиб аңа тагын бер күтәрелеп карады: кызык, тагын да бер сыдырса бу әтәч көнъякка очып китәр иде микән. Ләкин, абзар башындагы әтәчкә сугарга озын кул юк, уйларга вакыт юк, Хәбиб тизрәк өенә юнәлде. Карчыгын кисәтеп куйды, будильнигын борды һәм, иртә яткан иртә торган, диеп, авыз эченнән мыгырданып, әвен базарына китте.Будильник, әтәч, Фәридә өчесе бергә кычкырып җибәрүгә Хәбиб түгел, чукрак Хәбир дә уяныр иде инде. Ник шулкадәр бакырасыз, күршене уятасыз бит, дип битәрләшеп торырга вакыт юк, Хәбиб тизрәк сайлауга титаклады. Дөрес килгән, беркем дә юк. Ярты сәгатьтән урамда сайлау комиссиясе күренде.- Ура! Мы победили! - дип кычкырды Хәбиб комиссия рәисе кулыннан ике кило шоколад кәнфите алганда. Аның йөзе әле генә Берлинны алган кебек ялт итә иде. Күзләре уңга-сулга тәгәри: кайда соң бу чукынган Хәбир, ни өчен минем җиңүемне күрми. Күрсен, көнләшсен иде. Озак юанды Хәбиб бүләге белән, ашыйсы килеп китте, ашамады, түзде, бер кәнфит ашаса бүләк менә шуның кадәр кечерәя икән. Икене ашаса, менә никадәр кими, күрәсеңме. Юк, тотынып булмас, карчыкка тулы килеш кайтарып бирергә кирәк, җиңүченең бүләген ул тулы килеш күрсен.Тик, кайда соң әле бу хәерсез Хәбир, моңачы йоклап ятарга улкадәрле гафләт түгел лә. Әллә ташка абынып агач аягын сындырып буксовать итеп ятамы? Шунда келт итеп исенә төшмәсенме, соң, сайлау көнендә дефицит товарлар саталар ләса! Һәм Хәбиб, буш җиңен җилфердәтеп, магазинга очты. Ишек буенда маңгайга маңгай бәрелә язды ул Хәбир белән.- Сайладыңмы?- Сайладым.- Алдыңмы?- Алдым.Шул булды сөйләшүләре, берсе сайлауга ашыкты, икенчесе чиратка басты. Басуың белән мени, әллә сиңа бөтен авылга җитәрлек колбаса китерәләр дисеңме. Тот капчыгыңны! Хөкүмәт юләр түгел. Хәбибкә дигәндә генә колбаса бетте дә куйды. Сайлау буласын былтыр ук белә иделәр, ел буена көтте ул бу көнне, ашадың болай булгач. Барсына да шул күршесе гәепле, ул булмаса ике кило колбаса Хәбиб кулына эләгә иде бит. Тегенәргә нәрсәгә ике кило, сыңар аяклы кешегә яртысы да бик җиткән. Харап, масаеп йөрегән була шунда. Янәсе, аның ике медале бар. Аның каравы, Хәбибнең күрәгендә “За отвагу”! Ни җитте ике медальгә торырлык ул. Орденга биргесез. Мактанырлык җире бармы инде, агач аяк. Минем кул менә дигән импортный резиннан, мин мактанмыйм бит. Их, колбаса, колбаса, кешеләрне нишләтәсең син, бая гына Берлинны алган кебек кәперәйгән Хәбиб хәзер инде әсир төшкән нимес кебек кәкерәйгән. Чыбык алып әтәчкә сыптырган кебек сыптырасы иде дә бит берәрсенә, тик кулы берәү генә, ә сыңар кулында ике кило шоколад. Ярый, икенче тапкыр сайлау булса белер ул нишләргә, бер җиргә карчыгын бастырып куяр, икенче урынга үзе басар. Хәбирне барыбер төп башына утыртыр.Кояш төшлеккә җитте, сайлаучылар кайтып бетте, йортта әтәч күренми, әллә качып китте, тамак кипте. Карчык, чәй эчәргә вакыт җитте!Фәридә шоколад төенчеген кат-кат күтәреп карады да, кап урталай бүлеп куйды.- Бар, Фәризәгә кертеп бир, шоколадлап чәй эчсеннәр.Карчык өйдә әфисәр, приказ бирелгән – үтәлгән. Хәбиб бер кило кәнфитле төргәкне тешенә асып, сыңар кулы белән Хәбирнең капкасын ачты. Әһә, чәй эчәргә җыеналар икән.- Менә, бездән күчтәнәч, Фәридә бирде, - диде ул еш-еш сулап.Фәризә кулындагы колбасаны берничә кат күтәреп-төшереп карады да, кап урталай бүлде.- Менә, бездән күчтәнәч, Фәридәгә бир! - диде.Хәбиб колбаса тотып атлый, йөзе балкый. Әйтерең бармы, алар бит фронтовиклар, колбаса өчен үпкәләшеп йөрерләрме әллә? Күрше хакы – тәңре хакы. Алар бит ике сыңар – бер кием, берсе аяксыз, берсе кулсыз, бары тик бер булганда гына тулы кеше килеп чыга. Яшәсен фронтовиклар дуслыгы!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 8