Предыдущая публикация
******************
"Хәлең ничек "- диеп сорасалар ,
"Аллага -шөкер "- дип җавап бирәм .
Сер бирәсем килми һич кайчан ,
Барыр юлга ,күңелемә җылы өрәм .
Артык уйларга ирек бирмим ,
Берәү зарлана күз кабагы тарта .
Ул шуңарга бик кайгыра ,
Булмаганны үзе юрап чакыра .
Якты көнем уң аяктан башлыйм ,
Аллаһыма мең рәхмәтем әйтәм .
Биргәннәрең өчен шөкер итәм ,
Исәнлек-саулыклыр бир үз шәфкатеңнән.
Аеык акыл , якты юлым ,
Бу минем зур байлыгым .
Байлыгымда керсез кальбем ,
Юл куймаска хәрамга ялгышып .
Гомер юлы атлый күңел көрлегендә,
Бәхет ишекләрен ачарга .
Бәхет ишекләре үз юлымда ,
Ул бары тик дөрес яшәүдә .
Рәфилә
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 19
"Аллаһкага -шөкер "- дип җавап бирәм.