Предыдущая публикация
Тарихта иң зур сугышта
Җиңеп чыккан илебез.
Бу җиңүне без гөрләтеп,
Зурлап бәйрәм итәбез!
Бу җиңүне яулап алган
Безнең ата-бабалар.
Хәзер алар юк диялек,
Бик аз гына калганнар.
80 ел тулды бит инде
Ул җиңү көннәренә-
Шатлык та ,сагыш та бергә
Халыкның күзләрендә!
Корбан булды миллионнар,
Бу җиңү килсен өчен,
Илебездәге халыклар
Тыныч яшәсен өчен!
Онытылмас бу сугышта
Корбан булган солдатлар!
...Ә көнбатышта куера
Тагын кара болытлар!
Хафиз Галиев
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев