Сезне чын күңелдән бөек бәйрәмебез – Җиңү көне белән тәбрик итәм! Бу көн — илебезнең даны һәм горурлыгы, иң якты бәйрәмнәрнең берсе, Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган сугышта гомерләрен аямаган халкыбызның батырлыгы алдында баш ию, хәтер көне. 9 май - ул өлкән буынның кан-күз яшьләре, ачлык-ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән Җиңү көне. Бу сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Ул Ватаныбыз өчен аеруча зур тарихи әһәмияткә ия. Без барлык каһарманнарга тирән хөрмәтебезне һәм ихтирамыбызны ирештерәбез, аларның батырлыгын беркайчан да онытмаячакбыз! Сезгә һәм якыннарыгызга саулык, игелек, тыныч күк йөзе һәм имин көннәр насыйп булсын!
Тугызынчы май -
Җиңү бәйрәме.
Бәйрәмнәрнең иң
Зуры, мөгаен.
Бөтен ил белән,
Яше һәм карты
Бәйрәм итәбез
Аны ел саен.
Безнең Ватанны
Ташларга буып
Килгән фашистлар
Күп еллар элек.
Безнең солдатлар
Явыз дошманны
Газиз Ватаннан
Түккән себереп.
Ул көннән инде
Күп еллар үтте,
Еракта калды
Ул җиңү таңы.
Ләкин беркем дә
Җуймый хәтердән,
Саклый исендә,
Онытмый аны.
Рафис Корбан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев