Баязит авылынын, кыскача тарихы... Боларны Искэндэр узе уйлап чыгарган дип уйлый курмэгез...
Шушы кыскача тарих Баязит авылы тарихы язылган альбомнан алынды... Э альбомны инде Баязит авылында куп еллар библиотекарь булып эшлэгэн Фэузия Гиниятулла кызы Ахмерова авылдагы ин, олы яштэге картлардан "Аксакаллардан" сорап, аларнын, сузлэреннэн язган булган...
Ул альбомнын, хэзерге кондэ кайда булуы билгесез... Анда фотографиялэр дэ байтак кына иде... Мин яшь чакта бер алып укыган идем библиотекада, хэтердэ булганнарны сезгэ ж,иткерэм...
Безнен, авыл оешмас борон Баязит исемле олы яштеге кеше, чыгышы билгеле тугел, татар миллэтенэн, элеге Сарбай елгасы тамагына килеп утырган булган , мал туарлары булып чэчулек эшкэртелгэн ж,ирлэре дэ булган...
Сарбай елгасы ул вакытларда суга, балыкка мул булган... Сарбай, Оязе елгалары язын ташып тугайларны су белэн туйдырган , Баязит карт гаилэсе белэн чэчкэн ашлык, арыш, бодай мул ун,ыш биргэн...
Оязенен, икенче ягына Сатый исемле олы яштэге абзый гаилэсе белэн килеп утырган, куршелэр булганнар... Баштарак бик тату яшэсэлэр дэ Сатый картнын, казлары куп булып, Оязе елгасын чыгып Баязит картнын, чэчулеклэренэ зыян китерэ башлаганнар...
Уз ара ызгышу китеп, зурга китэ башлагач Сатый карт элеге вакыттагы Сатый авылы торган урынга кучеп утырырга мэж,бур булган...
Баязит карт зур гаилэле булып кочлерэк тэ булып бу бэхэстэ остен чыкса да Сарбай тамагыннан оскэ, элеге Баязит авылынын, хэзерге фермалары тарафына килеп утыра, hэм матур итеп донья котэ башлый..
Ул утырган урынны элек "Иске йорт" диеп йорилэр иде...Олы яштэгелэр моны белэ инде...
Гомер утэ, эдэм баласы мэн,гегэ килми бит... Баязит бабай донья куйгач, аны шушы элеге зыяратка якынырак булган ж,иргэ кумэлэр... Ул вакытларда анда ялан ж,ирлэр булган...
"Аксакалларнын," эйтуе буенча Баязит картнын, кумелгэн урыны элеге Камашев Рифкат абыйларнын, бакча артына туры килэ дип эйтелгэн...
Мин яшь чакта ул урынга барып та караганым булды, шул 6 нчы класста булгандыр инде ,бер аз курка идем, чонки Сэкинэ апаларнын, бакчасы э Сэкинэ апа безнен, укытучы иде... Инде хэтерлэмим бер калку ж,ир бар иде анда... Бэлки шул Баязит картнын, кабере булгандыр дип уйладым..
Инде сез белэсез Баязит авылынын, hэм Сатый авылынын, исемнэре кайдан алынган икэнен... Шушы Баязит карт белэн Сатый карт хормэтенэ кушылган hэм озакка тарих битлэренэ язылган бит...
Комментарии 9
Тик хэтердэ Батыршин Вали
бабай Комсомол оешмасынын, ж,итэкчесе булган узе байда хезмэтче булган революциягэ кадэр...
Озын куль белэн Михайловка инде хэтердэн чыккан... Ул вакытта бэлки таралып та беткэн булгандыр... Утэй мин бэлэкэй чакта бер ничэ генэ хуж,алык бар иде...