Баязит авылынын, бик тэ билгеле булган тауы ул "Таш тау" ...
"Таш тау" ул авылыбызнын, ин, югары вэ куркэм ж,ире авылыбызга ям биреп тора, руссча эйткэндэ бер "символы" булып тора...
Бу тау башына кемнэр генэ менмэгэн дэ, анда кемнэр генэ йоремэгэн , безнен, боронго ата-бабаларыбыз шул "Иске йортка"беренчедэн йортлар салып, шушы таунын, башларында маллар коткэннэрдер...Баязит авылынын, башланып киткэн ж,ире шушы тау итэгенэ якын элеге фермалар торган ж,ирлэр инде, аны "Иске йорт" дип йорилэр иде...
Э инде революция чорында "аклар" гэскэре шушы таунын, башында "кызылларга" каршы торырга торле ныгытмалар, окоплар оештырганнар бит... Авылыбызнын, картлары сойлэве буенча "кызыллар" "Юкэле кабак" ягыннан hож,ум итеп "акларны" чигенергэ качып китэргэ мэж,бур иткэннэр, кызу атышлар булган, бу инде Баязит авылын азат иту, бэлэкэй генэ булса да ж,ин,у булган... Шунын, очен дэ "Таш тауны" безнен, ж,ин, у билгесе дип эйтэсем килэ... Яз коннэрендэ барча балалар, яшлэр шушы тау башына ж,ыела идек, торле уеннар уйнап шау-гор килеп тора иде тау башы... Э инде кыш коннэрендэ чана, чан,гылар белэн тау итэгеннэн шуып тошэ идек, анда ат дворы якын булгач, ат чаналарын да тауга сойрэп менэ идек, барчабыз да сыйган кадэре тоялеп чыр-чу килеп тубэн таба ж,илдерэ идек...Шушы тау башында беренче танышлар, беренче очрашулар, кавышулар да байтак булгандыр дип уйлыйм...
Бик куптэннэн бирле безнен, авылдашыбыз сугыш ветераны Эхэт абзый тау башына таштан оеп бер памятник ясап куйган иде... Аны ул ел саен карап, ян,артып тора иде...
Авылга куренеп торган ягына "Доньяга - Тынычлык" "Миру- Мир" дип тэ язылган , таштан ж,ыелып бу язуны да ян,артып тора идек шуны хэтерлим... Хэзерге вакытта инде бу памятник Эхэт абзыйнын, истэлеге булып авылыбызга бер ям биреп, нур чэчеп тора... Хэзерге яшлэрне дэ "Таш тау" узенэ тартадыр могаен...
" Таш тау " буенда тошкэн фотоларыгыз булса шушы альбомга куюыгыз хуплана...
Алдан ук рэхмэтлебез...
Комментарии 5