( мунаджат)
Бар эшләрегезне ташлап,
Тыңлаң мине, кызларым.
Соңгы вәгаземне әйтеп,
Бисмилләһ дип башлыймын.
Алты бала без устердек,
Өч малай һәм, сез, өч кыз.
Бер тигез тәрбия бирдек,
Көчле рухлы булдыгыз,
Барчагызда риза булың,
Гаепләр дә булгандыр.
Бәхил булың, балаларым,
Куршеләр, туганнарым.
Гөнаһым зур, укысам да,
Намазга басалмадым.
Юлдаш булыр каберемдә,
Өйрәнгән догаларым.
И, кызларым, Раббым мине,
Шундый итеп яраткан...
Шөкер иттем булганына,
Кызыкмадым байлыкка.
Өч кызларым сез яшисез,
Өчегез өч якларда...
Улларыма, зинһар өчен,
Ярдәм итең , яклаң да.
Улларым, тимер рәшәткә,
Берук миңа куймагыз.
Бура бураң бурәнәдән,
Бер кадак та какмагыз!
Өстемә агач утыртмаң,
Такыялар да салмагыз.
Чәчкәләрне мин яратам,
Төрле орлыклар чәчегез.
Аллаһны зикер итегез,
фәкыйрьгә ярдәм итегез .
Әрвахларга дога кылып,
Садака биреп торыгыз.
Соңгы тапкыр кереп мунча,
Атнакич улсәм иде...
Йәсин укың! Еламыйча,
Озатсагыз да иде...
Әнә килделәр алырга...
Баш өстемә бастылар...
Кулларымны җибәр кызым,
Бәхил булың, балалар.
,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,
Җанымны алырга Газраил килде,
Ак бүз җәймәдән кәфеннек әзер.
АМИН!
Гөлнәзирә Шакирова.
24.11.20.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев