Предыдущая публикация
Көзге каен шашып яфрак коя,
Узе сары. Кайсы яшелдән.
Көз җилләрен ачы итеп тоям,
Повесткада килде, яшермәм.
Яу кырында ниләр көтә мине?
Өйдә калсам, ничек тузәрмен!
Безнең бурыч- саклау Илебезне,
Читтә калмам, мин дә китәмен.
Без һәрвакыт Ватаныбыз белән.
Ышанам, өзелмәс өметләр.
Шатланып кайтырбыз җиңу белән,
Без бит сез устергән егетләр!
Ышаныгыз миңа: артка чикмәм!
Кирәк булса-гомерем кызганмам.
Илнең киләчәге-безнең кулда,
Куркып йөгермәмен дошманнан.
Гөлнәзирә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев