Бәла-казадан саклый торган 10 сүрә. «Фатиха» сүрәсе — Коръәни Кәримнең беренче сүрәсе
Бәла-казадан саклый торган 10 сүрә:
1. “Фатиха” сүрәсе Аллаһның җәзасын тоткарлый, туктата.
2. “Йәсин” сүрәсе кыямәт көнендә кешене сусаудан коткара.
3. “Духан” сүрәсе ахырзаманда куркыныч хәлләрдән саклый.
4. “Вакыйга” сүрәсе хәерчелек һәм мохтаҗлыктан саклый.
5. “Мүлек” сүрәсе кабер газабыннан саклый.
6. “Кәүсәр” сүрәсе башкалар нәфрәтеннән, күралмавыннан саклый.
7. “Кәфирун” сүрәсе үлемгә кадәр булган тормышта ышанмаучылыктан саклый.
8. “Ихлас” сүрәсе икейөзлелек һәм ихлассызлыктан саклый.
9. “Фәләкъ” сүрәсе күз тию һәм сихердән саклый.
10. “Нәс” сүрәсе шайтаннан саклый.
"Фатиха" сүрәсе
✅ «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллииин. Әәмиин».
(Рахмән һәм Рахим булган Аллаһының исеме белән башлыйм. Дан, мактау галәмнәрнең Раббысы (тәрбиячесе) булган Аллаһыга хастыр. Ул Мәрхәмәтле вә Рәхимледер. Кыямәт көненең бердәнбер хуҗасы — Улдыр. Тик Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга, үзең нигъмәтләр биргән кешеләрнең юлына күндер! Газапка дучар булганнар һәм адашканнар юлына түгел! Аллаһым, кабул ит.)
«Фатиха» сүрәсе, белгәнебезчә, Коръәни Кәримнең иң беренче сүрәсе һәм шул ук вакытта ул бер дога да. Ул Аллаһы Тәгаләнең безгә җибәргән сөекле илчесе Мөхәммәд Мостафа салләлаһү галәйһи вә сәлләм өйрәткән илаһи бер дога.
«Фатиха» сүрәсе — Коръәни Кәримнең беренче сүрәсе. Күргәнебезчә, бу сүрәдә Аллаһы Тәгаләнең кайбер исемнәре, сыйфатлары телгә алына. Бу сүрә намазларның һәр рәкәгатендә бер мәртәбә укыла. Шулай итеп, бу сүрә бер көндә иң аз дигәндә утыз-кырык тапкыр укыла. Мөселман һәр укуында үзен яраткан Аллаһыга ялвара һәм сүз бирә.
«Иййәәкә нәгъбүдү» аяте белән Аллаһыга шулай дип мөрәҗәгать итә: Аллаһым! Сине белеп таныдым. Рахмән һәм Рахимсең. Берсең, ишең һәм уртагың юктыр. Шуның өчен дә мин тик Сиңа гына гыйбадәт кылам һәм Синнән башка беркемнән дә ярдәм көтмим. Син бар булганда башка берәүдән ничек ярдәм сорый алыйм. Син — Кыямәт көненең бердәнбер Хуҗасы. Миңа санап бетермәслек нигъмәтләр бирдең. Боларга шөкер итеп бетерүем мөмкин түгел. Шуның өчен Сиңа мактау сүзләре әйтәм, Сиңа шөкрана кылам. Макталачак бердәнбер барлык та — Син генә.
"Авыл тормышы" сайтыннан алынды.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев